События

Арча үзәк китапханәсендә мөнәҗәтләр укыдылар 12.11.2017

Арча үзәк китапханәсендә мөнәҗәтләр укыдылар

Арча үзәк китапханәсендә мөнәҗәтләр уку кичәсе булды. Аны зурлар бүлеге мөдире Әлфия Галимова алып барды. Кеше күп килгән иде. Арча педагогика көллиятеннән дә төшкәннәр. Арчада яшәүче Әлфия Галимова, Рая Фәтхуллина, Нурфия Шәйхиева, Нурхадә Хәнәфиева, Мәрьям Кашапова, Хәсибә Гатауллина, кунагыбыз Рания Габдрахманова бик матур итеп мөнәҗәтләр укыдылар. Алар төрле темага иде.

Коръән аятләренә нигезләнеп язылганнары, Пәйгамбәрләребез, алар арасында 7 кат күккә менеп, Аллаһ Тәгалә белән күрешкән бердәнбер Пәйгамбәр Салават турында, ислам дөньясында иң бөек көн – Җомга көн турында, ана белән бала, сабырлык һ.б. темаларга язылган мөнәҗәтләрне игътибар белән тыңлап утырдык. Соңыннан район китапханәләр системасы җитәкчесе Лилия Фазылова мөнәҗәт укучыларга бик зур рәхмәт әйтеп, аларга исәнлек-саулык теләде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды, ә яшьләргә мөнәҗәтләрнең нәрсә икәнен белергә һәм алар турында китапханәдә китаплар  алып укырга мөмкинлек барлыгы әйтте.

Румия Надршина фотолары




http://arskmedia.ru/2017/11/10/archa-zak-kitaphanasenda-m-na-atlar-ukyidyilar-foto/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение