События

Якташыбыз «Казан утлары» журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде 18.12.2017

Якташыбыз «Казан утлары» журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде

«Казан утлары» журналының баш мөхәррире билгеле. Республиканың әдәби журналын Рөстәм Галиуллин җитәкләячәк. Бу хакта бүген «Татар-информ» хәбәрчесенә үз чыганаклары аша билгеле булган.

Бүген Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышында катнашучы яшь язучы Рөстәм Галиуллин әлеге яңалыкны раслап та, кире кагып та сүз әйтмәде.

Бүген Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан үткәрелүче Авыл тормышын яктырткан әдәби әсәрләр конкурсының «Хикәя» номинацисендә Рөстәм Галиуллин беренче урын алды.

Наласа егете Рөстәм Галиуллин «Идел» журналының баш мөхәррире иде, соңрак Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәре.

Рузилә Мөхәммәтова


http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/16/154414/



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение