События

Мөндеш мәктәбендә “Мин һәм Кызыл китап”бәйгесе узды 08.02.2018

Мөндеш мәктәбендә “Мин һәм Кызыл китап”бәйгесе узды

Мөндеш башлангыч сыйныф укучылары “Мин һәм Кызыл китап” иҗади кул эшләре бәйгесендә катнаштылар. Бәйгене “Ашыт” тыюлыгы оештырды. Әлеге бәйгенең максаты экологик белемне популярлаштыру, Татарстан Республикасының табигый мирасына  сакчыл мөнәсәбәт  тәрбияләү аша Кызыл китапка кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын кул эшләрендә чагылдыру иде.

Бәйгедә катнашкан укучыларның эшләрен беренче этапның сайлап алу комиссиясе Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы, Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы һәм экология, табигый ресурслар хезмәткәре Латыш Фирдәүсә Камил кызы югары бәяләде, укучыларга грамота һәм бүләкләр тапшырылды, ә Хәйретдинова Сөмбеләнең эше бәйгенең икенче этабына тәкъдим ителде.

Башлангыч сыйныфлар укытучысы Гыйбадуллина Ильмира Габделхак кызы

 

Автор фотолары

http://arskmedia.ru/2018/02/05/m-ndesh-maktabenda-min-am-kyizyil-kitap-baygese-uzdyi/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение