События

Кәче иленә кайчан нигез салынган? 13.08.2018

Кәче иленә кайчан нигез салынган?

Арчага терәлеп торган Кәче авылына кайчан нигез салынганын тәгаен генә әйтеп булмас,әлбәттә. Чөнки, катлам-катлам тарихыбыз “битарафлылык тузанына”күмелеп калган. Күпме генә «казынсаң» да, башлангыч ноктага төшеп җитеп булмый – эзләр ахыр чиктә, гасырлар томанлыгына кереп югала. Авылыбызның тарихы язылып барылмаган. Зиратларыбыздагы борынгы кабер ташларындагы язмалардан тыш, башка җирле тарихи чыганакларыбыз юк. Ни хәл итәсең…

Авылыбыз тарихында күп буыннар алышынган. Әмма, алар турында бер-ни дә белмибез. Соң булса да, буыннан-буынга кабатланып киленгән әлеге хата-югалтуларга нокта куярга кирәк.

Кәче авылы (Кәче иле) Арчаның көньяк-көнбатышында — Казан ягына 6 чакырым ераклыкта Казан су елгасының ике як яры буйлап урнашкан татар авылы. Заманында якын-тирәдә зур авыллардан саналган. ХХ гасыр башында Кәче иле 2 мәчетле авыл буларак билгеле — мәдрәсә, су тегермәне, 6 лавка эшли. Кешеләр саны: 1782 елда — 213 ир-ат заты күрсәтелә; 1859 елда — 1109, 1908 елда – 1951 кеше, 1989 елда — 885 кеше исәпләнә. 2002 елда исә, авылда 900ләп кенә яшәгән (“Татар энциклопедиясе”, 3 том).

Күренекле тарихчы һәм дин эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдинов үзенең “Эзләр” (“Асарь”) әсәрендә Казан арты мәктәп-мәдрәсәләренең татар халкын мәгърифәтле итү өлкәсендәге олы роле турында яза. Ул, Арча ягының Оры, Кәче, Наласа, Ашыт, Казанбаш, Түбән Аты, Кенәр, Кышкар, Түбән Сәрдә, Шекә, Курса һәм башка авылларының белемле һәм мәгърифәтле булулары белән аерылып торуларын ассысыклый. Кәче белемле зур авыл булган, ә аның килеп чыгу тарихы, нигез салыну еллары, авыл атамасы турында белемнәребез бик сай.

Борынгы заманда безнең җирләрдә чирмеш (марый), ар (удмурт) кабиләләре яшәгән. VIII гасыр азакларында — IX гасыр башларында Урта Идел буена, шул исәптән безнең Татарстан җиренә һәм аңа янәшә көньяк һәм көньяк-көнбатыш өлкәләргә болгар кабиләләре килеп утыргач, әлеге кабиләләр дә Идел Болгары (Бөек Болгар) составына кертелгәннәр. Болгарлар заманына күрә зур мәйдан биләгән: X — XI йөзләрдә аның төньяк чиге Каманың уңъяк яры, көнбатышта сул тармаклары белән бергә Зөя елгасы, көнчыгышта Шушма елгасы буйлап үткән, ә көньяк чикләре хәзерге Самар тугаена — Жигули таулары янында Иделнең зур борылышына кадәр барып җиткән. Ә Арча җирлеге, төбәк буларак, Болгар чорының XIII гасырыннан башлап, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларында формалашкан. Бер уңайдан түбәндәге фикерне дә әйтеп узарга кирәк: елга-күл, авыл һ.б. җирле атамалар килеп чыгышлары белән, беренче чиратта, ул җирләрдә яшәгән борынгы кабиләләргә бурычлы дип уйлыйм. Мәсәлән, Арча атамасының ар кабиләләренә ишара итүенә шигем юк. Шулай ук Кәче атамасының да мари этнонимы (мари телендә “кияү егет” мәгънәсендә яңгырый) нигезендә ясалган булуы бик мөмкин. Аз мени ул безнең авыл җирлегендә таныш булмаган, мәсәлән: Шамгал тавы, Бакас тау асты, Кәрәк су буе, Атна сазы һ.б.. атамалар.

X гасырларда әле безнең Арча яклары тоташ калын урманнар белән капланган булып, кешеләр, яшәү өчен шундагы елга буйларын сайлаганнар. Мәсәлән, Каз иле, Чүр иле, Тимерче иле, Чыпчык иле, Кәче иле, Дәрвиш иле кебек борынгы авыллар Казан су буена утыралар. Төп сәбәпләрнең берсе – кабиләләр (төбәкләр) арасында үзара бәйләнеш су юлы аша яки таулы елга ярлары буйлап салынган сукмак-юллар аша башкарылган. Елга куе урманнар аша хәрәкәт юнәлеше дә биргәндер. Мәсәлән, Кәче иле белән Казанны (бәлки Иске Казанны) Казан су елгасының таулы (уң як) яры буйлап узучы җәяүле сукмак һәм ат юлы тоташтырган. Юл безнең авылдагы Шамгал тавы буйлап та узган (урыны бүген дә билгеле). Авылларның елга буйларында урнашу сәбәпләреннән берсен әнә шулай аңлатырга була.

Икенче яктан караганда, яшәү өчен көрәш кануннары нигезендә, борынгы кеше дә, әлбәттә, беренче чиратта, тормыш итәр өчен уңайлы – мул сулы чишмәләре, балыклы сулыклары, уңдырышлы елга үзәннәре, качу-ышыклану өчен җайлы һәм бер үк вакытта киек җәнлекләргә һәм җиләк-җимешкә бай урман-куаклыклары булган урыннарны сайлагандыр инде. Ул җирлекләр язгы сулардан өстәрәк һәм күп очракта кояш карый торган сөзәк тау битләрендә булгандыр.

Казан су елгасының чишмәле көньяк-көнчыгыш һәм көньяк-көнбатыш сөзәк калкулыгында (кояшлы җылы тау итәгендә) урнашкан Кәче белән Кишмәт авыллары арасында “Йорт асты” кебек берничә шундый уңай урын бар. Кишметьево (Кишмәт), бераз өстәрәк урнашкан Абзябарово (Абҗабар) һәм Казан суга терәлеп торган Кәче иле бик тә дөрес урын сайлаганнар дигән фикер туа. Кишметьево һәм Абзябарово кебек урыс авыллары урынында заманында татарлар яшәгән. “Ул авылларының атамалары Хисмәт һәм Габделҗапбар исемнәреннән ясалганнар”, — диләр иде бабайлар. Чөнки, әлеге җирләрдә гарәп язулы борынгы кабер ташлары табылу да шул турыда сөйли. Ул калын яссы ташларны, әзер төзү материалы буларак, урыслар өй нигезләренә һ.б. кулланганнар. Мәсәлән Абҗабар авылы кырыенда (Түбән аты авылы ягында) яшәгән умартачы урыс карты, бер кабер ташын алып йортының кайсыдыр җиренә яраклаштырган булган. Казан галимнәре кайтып, ташны кире урынына куйдырганнар, дигән сүзләр йөрде без балачакта. Шул ук умартачы карт сөйләве буенча, елның елында бәрәңге бакчасыннан кеше сөякләре чыккалаган.

Ә Кишмәт авылы, дөрес булса, Татар зираты өстендә үк утырган, диләр. Анда яшәүче урыслар дә бәрәңге бакчасыннан кеше сөякләре чыгуы турында сөйлиләр иде. Ә урыслар килгәнче татар авылы бераз өстәрәк булган диләр.  Кишмәт авылында яшәүче урыс (исемен дә әйтергә була) гарәп язулы кабер ташын абзары почмагынамы әллә өенә керү юлынамы салган. Шулай ук, Казан галимнәре кайтып, ташны кире урынына куйдырганнар, дигән сүз бар. Ул ташларның да язмышын ачыкларга кирәк.

Безнең күршеләрдән Бужа (Боҗа), Чулпан, Чүриле (Чүр иле) кебек урыс авыллары да Казан су буенда – ләкин алар елганың сөзәк ягына, сул ярдан бераз өстәрәк — уңдырышлы кара туфраклы тигезлектә утырганнар. Төньяк-көнбатышка караган салкын тау битле сөзәк калкулыклар ярдан ике-өч чакырым өстәрәк. Бәлки елга буенда урнашкан әлеге авылларның уртак тарихлары да бардыр? Әлегә без аларны белмибез.

Казан җиңелеп, урыслар эзәрлекли-чукындыра башлагач, кешеләр авылларын ташлап, урманга качкан. Шул ук вакытта, археологик тикшеренүләр авылларның таланган–яндырылган урыннарына (яки бераз читкәрәк) кире кайтулары турында да сөйлиләр. Халыкны тулаем чукындырудан урман саклагандыр, бәлки? Кайбер – уңайлы урында урнашкан, җитмәсә уңдырышлы туфрагы да булган авылларга урыс үзе урнашкан. Мәсәлән, Кишмәт һәм Абҗабар авылларының басу-кырлары гомер-гомергә уңдырышлы булды. Кызганыч, вакытында Кәче белән бер зур гаилә кебек дус-гөрләп яшәгән әлеге урыс авыллары бүген юк инде. Абҗабар авылының бүген эзе генә калса, бакчачылык ширкәтенә бүлеп бирелгән Кишмәт авылының эзе дә калмады! Аз мыни ул, тарихыбызда юкка чыкан авыллар?

Арча ягына караган Вәнтә иле, Нурма иле, Каз иле, Чүр иле, Тимерче иле, Чыпчык иле, Кәче иле, Дәрвиш иле кебек авыллар Казан ханлыгы чорында ук билгеле булганнар. Бу фикерне куәтләүче борынгы кабер ташы язмаларыбыз да бар. Борынгы гарәпләрдә кабер өстенә язулы таш кую йоласы яшәп килгән. Ислам динен тирә-күрше халыклардан күпкә алдарак кабул иткәнгәме, каберлекләргә язулы таш кую йоласы болгарларда гына тарала. Башка бер халыкта да, шул исәптән башкортларда да кабер ташлары булмаган. Алтын Урда кабиләләре дә каберләр өстенә таш куеп, аңа язу язып калдырмаганнар. Язулы борынгы кабер ташлары табылган җирләр кайчандыр болгарлар яшәгәнлегенә ишарә итә.

Авылларның нигез салыну вакытын ачыклаганда кабер ташлары зур ярдәм итә. Кәче иле зиратларында XVII, XVIII һәм XIX гасыр кабер ташлары Ш. Мәрҗани һ.б. галимнәребез хезмәтләрендә искә алына. Казан ханлыгы җимерелгәч, зиратларыбыз туздырылып, күпчелек кабер ташлары гына юк ителеп калынмый, ә бәлки, каберлекләргә таш кую йоласы да тыела. Бу хәл XVII гасыр буенча дәвам итә. Шунлыктан, Арча ягында XVII гасырдан калган язулы ташлар ике җирдә генә сакланып калуы билгеле. Шуларның берсе Кәче илендә: Корбан углы Сарбай каберенә куелган таш авылыбызның Казан — Арча юлы кырыенда ук — зират коймасына терәлеп тора дияргә була. Әлеге ташның 1685 елга туры килүе әйтелә.

Шулай ук, әлеге зиратның өске уң почмагындагы икенче бер кабер ташы турында да хәтирәләр саклана. Ташны мәрхүм укытучы Юныс абый Дәүлитшин укыган һәм: “ Бу кабер ташы мулла каберенеке. 1530 нчы елда күмелде дип язылган”, — дип әйткән. Димәк, таш буенча, авыл Казан алынганчы (Казан ханлыгы чорында) инде булган? Кызганычка каршы, таш үзе яки таш турында язман мәгълүмәтләр әлегә табылмагач, бу чыганакны тәгаенләп кулланып булмый!

Олуг тарихчыбыз Шиһабетдин Мәрҗани Кәче авылы мулласы Иванай (Иманай) әл-Кәчевинең шәҗәрәсен каберлегенә куелган таш-язмадан укый алган (кызганыч, бүген ул таш юк) һәм кабер ташының 1688-1690 елларда куелганын ачыклый. Иванай мулланың ерак бабасы Әбүзәр  Казан ханлыгы заманында яшәгән кеше була. Әмма шәҗәрәдә күрсәтелгән барлык буыннарның (шул исәптән Әбүзәр бабаның да) Кәчедә яшәвенә дәлилләр юк. Шулай да, әлеге таш куелганнан соң да, авылыбызга, ким дигәндә, 300 ләп ел була дигән сүз. Авылда ике зират булып, югарыда телгә алынганының тау ягы зиратына караганда күпкә яшерәк икәнен искә алырга кирәк. Чөнки, Ш. Мәрҗани Иванайның яңа зиратка күмелгәнен ассызыклый. Авылыбыз тарихы тагын да тирәнерәк гасырларга барып тоташырга мөмкин.

Кызганыч ки, тау ягы зиратында борынгы каберлекләр табылмады. Иң борынгысы – Бибигайшә Мәхмүд кызына куелган кабер ташы 1898 елда куелган. Заманында әлеге борынгы зират кырыенда тирән ерганак хасыйл булып, күп каберлекләр су белән юылдылар. Борынгы каберлекләр шулай юкка чыккандыр, бәлки.

Әйе, кабер таш язулары һәм шәҗәрәләр тарихыбызның җитди чыганаклары булып торалар. Кәче зиратларындагы борынгы кабер ташлары галимнәребезнең игътибар үзәгендә. Күптән түгел генә таш-язмалар белгече тарихчы-галим Айдар Марсель улы Гайнетдинов зиратларыбыздагы унике кабер ташын укып, анда язылганнарны татар теленә тәрҗемә иткән һәм күчермәләрен Җәүдәт абыйның малае Нәзиров Илфатка биреп калдырган.

Алда әйтеп үткән Юныс бине Иванай (Иманай) әл-Кәчевинең нәсел җебенең бер очы Башкортстан якларына – Кирдәс авылына да барып тоташа икән. Юныс бабасының эзләре буйлап тугызынчы буын оныгы – Әхтәр Мәгазь улы Гайсин авылыбызга кайтып, борынгы каберлекләребезгә зиәрәт кылган, Хәсәншәех җирлегендә булган. Һәм үзе язган “Максют Юнусов и его потомки” китабын безгә бүләк итеп, бабалары эзеннән Оры якларына (Балтач районына) юл тоткан. Сокланырлык һәм үрнәк алырлык хәлләр бит! Унтугыз буын бабаларын белгән һәм аларны зурлап хөрмәт итүче якташларыбыз да бар икән!

Аллага тапшырып, тагын да тирәнрәк “казынынып” карыйк. Кайбер таш-язмалар аерым авылларның тарихын болгар заманнарына ук алып барып җиткерә. Бәлки, нәсел-нәсәбе, таш язуы каберлекләре булган Кәче авылы да болгар чорыннан бирле яшәп киләдер. Бу фикер түбәндәге тарихи язмалар нигезендә туды: Тарихчы галимнәр әйтүенчә, Балтач районындагы Смәел белән Салавыч, Арча районыныдагы Хәсәншәех кебек борынгы авыллар XII гасырларга ук карый булса кирәк. Иске Салавыч Балтач районында Болгар дәүләте чорында ук барлыкка килгән иң борынгы авылларның берсе. Тарихта Болгар дәүләте ислам динен рәсми кабул иткән чорларда (922 елдан соңгы чорлар), ислам динен тарату-нигезләү өчен Балтач якларына гарәп сәхабәләреннән гыйлем алган тәбигыйннар килүләре мәгълүм. Безнең Кәче белән Кишмәт авыллары арасында да (авылдан 2-3 чакырымда) Казан су елгасы буенда – Шамгал тавы итәгендә “Хәсәншәех” дигән изге җир бар. Гарәпстан якларыннан килеп, безнең якларда ислам динен куәтләп йөргән ике кешенең берсе шул тау итәгендә вафат булып, шул урында ук җирләнгән  һәм, соңырак, ул каберне эзләп килгәннәр, диләр иде бабайлар. Бу хатирә-риваятьләрләрнең бабайлар хәтеренә сеңеп калуы — ул вакытларда безнең авылның инде яшәве турында сөйли. Шул ук вакытта, Казан суы буендагы Курса, Кәче, Әйшә (Гайшә) авылларына табигыйннар килү һәм Әйшә белән Кәче авылларының иске зиратларында табигыйннарның каберләре саклану турында материаллар Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты каршындагы Кулъязмалар бүлеге Мирасханәсендә эшкәртелгән кулъязмалар арасында табылган.

“Хәсәншәех” җирлеге авылыбызның изге урыны. Ул урында гомер-гомергә (хәтта, советлар заманында да) җәй башында нәфел намазы укылып, корбан чалына. Балык бистәсендәге Балыклы чүкәй авылында да бездәге кебек корбан ашы уздыралар икән. Бу вакыйгалар һәм атамалар арасында бәйләнеш булган очракта, Кәче авылының борынгы нигезләре дә шул заманнарга — XII гасырларга барып тоташа түгелме? Хәсәншәех авылының атамасын авылга ислам динен алып килүче Хәсән һәм Хөсәен исемле кешеләр белән бәйлиләр: Хәсән шәех вафат булгач, авылга аның исеме кушыла. Аны тау башына күмгәннән соң, шуннан чишмә бәреп чыккан, дип сөйләнә риваятьләрдә.

Авылыбызның нигез салыну елларын ачыклаганда, шул ук “Хәсәншәех атамасы” безне бераз Пермь татарлары тарихына да алып керә. Менә укып карагыз: 1470 нче елларда Пермь краендагы Барда районы аша агучы Тол елгасның уң ягындагы Кызылъяр тавында Гайнетдин авылы (Гәйнә иле) урнашкан була. Гәйнә иле кешеләре үз җирләрен саклау максатыннан Толның биек ярына сакчылар куя торган булганнар. Сакчылар 7әү булганнар. Җиденчесе — Кызылъяр тавында Хәсән шәех торганлыгы билгеле. Төннәрен алар дошман килүне ут ягып белдерткәннәр. Берсе якса, аны икенчесе, өченчесе кабатлаган рәвешле яман хәбәр барлык газизләргә җитештерелгән. Тауда ут күрүгә ир-ат кулына корал алырга, атка менәргә тиеш булган. Хәсән шәех Кызылъяр тавы башында һәлак була. Әлегә, бу тарихи чыганакны да истә тоту зыян итмәс, әлбәттә.

Тагын бер хәбәр: Пермь өлкәсендәге шул ук Гайнә авылыннан ерак түгел Кәче авылы бар икән. Бәлки, бу ике авыл арасында да бәйләнеш бардыр?

Бәлки, безнең борынгы бабаларыбыз Көнбатыш Себердә Кача елгасы буенда яшәгән борынгы төрки кабилә — Качи кабиләсеннән (качи татарлары) булгандыр? Ул кабилә кешеләре – хакасларның бабалары булып саналалар. Качиларның бер өлеше, 1400-1600 елларда хәзерге авылга күчүләре мөмкин, дип фаразлый олуг галимебез Гомәр ага Саттаров.

1602-1603 елларда сан алу кенәгәсендә Казан су елгасы Каячий елгасы буларак атала (татарча Кәче елгасы булырга тиеш). Бәлки авыл да елга атамасы белән аталгандыр (киресенчә дә булырга мөмкин?). Кәче мәктәбе укучылары эзтабарларына эзләнергә, авылыбыз тарихын язуда үз өлешәрен кертергә мөмкинлекләр күп монда!

1361 елда Алтын Урда әмире Булат-Тимер (Тамерлан) (безнең халыкта аксак Тимер) Болгар илен, шул исәптән Урта Идел буен яулап ала һәм биредә үз хакимиятен урнаштыра. Болгарларга тынычлык бетә. Мәскәү кенәзләре дә планлы рәвештә Кама аръягына талау походлары оештыра башлыйлар. 1431 елда Мәскәү князе Федор Пестрый Болгар шәһәрен җимер. Шуннан болгарларның тынычрак урынга — хәзерге без яшәгән Каманың уң ягына — Мишә, Казан су һәм Ашыт буйларына күчеп утырулары сәбәпле, мари кабиләләренең бу җирләрдән көнбатышка һәм көнчыгышка күченүләре билгеле. Һәм дә әлеге ”Бөек күченүләр“ заманында, чиктәш кабиләләр арасында “каннар катнашу” очраклары да булгалаган. Минем Сәхибҗамал әби дә: “Безнең авылда чирмеш каны катышкан нәселләр дә бар,” — дип әйтә торган иде. Амайта, Арбак, Атра, Чәтәү, Чирпәк, Чатыя кебек сирәк нәсел атамалары борынгы бабаларыбызга барып тоташалар түгелме?

Борынгы заманда безнең җирләрдә чирмеш һәм ар кабиләләре яшәгәнен авылда да яхшы беләләр. Бирәзә тавы авылдан ике-өч чакырымда Казан су буена – “Ак яр” турысына урнашкан. Кояшлы тау итәгеннән мул сулы “Тугыз чишмә” бәреп чыга. Якын-тирәсендә уңдырышлы туфраклы басу-болынлыклар — «Атна сазы» болыны, шул ук тигезлектә сәер генә бер төп-түгәрәк чокыр-уйсулык “Диви күле” болыны җәелеп ята. Сәер атамалы, ләкин яшәү өчен менә дигән урыннар! Бәлким монда да кешеләр яшәгәндер? Бәлким ул коры күл урынында берәр зур корылма-дивар булгандыр? Чишмә өстеннән ерак түгел утыртылган яссы зур ак таш – халыкта “Ар каберлеге” буларак телгә алына (ташта бернинди дә билге-язу эзләре сакланмаган).  Башка бер халыкта да кабер ташлары булмаган, дидек бит. Шулай булгач ул — борынгы таш-билге булырга да бик мөмкин… Ырымлы җирләр! Ул шомлы таш турысында гомер-гомергә кешеләрнең адашулары һ.б. хәлләр турында риваятьләр сөйләнә. Әле бүген дә кешеләр адаша ул җирләрдә! “Тугыз чишмә” шулай ук изге урын санала. Чишмәнең бер ташын да кузгатырга ярамый! Зәхмәте көчле, диләр. Ул җирлектән ерак түгел урман-чытырман (каенлык, зирек чытырманлыгы) булганын безнең бабайлар хәтерли әле. Шуны да әйтеп узарга кирәк, авылыбызның көнбатыш читендә — алма бакчасы кырыендә яшәгән бер кешенең (исемен дә әйтә алам) бәрәнге бакчасында шулай ук сөякләр чыккалаганы билгеле.

Әйе, авылыбызның тирә-ягында калын урманнар гына түгел, каберлекләр дә күп булган. Урман-тауларны ярып Казан су елгасы аккан. Елгаларның таулы ягында чишмәләр күп була. Югарыда искә алынган “Хәсәншәех” җирлегендә дә чишмәләр булган (хәзер сазлык астында калсалар да). Шул ук вакытта, әлеге урын белән рәттән, Кишмәткә таба сузылган Шамгал тавы уртасыннан бераз югарыда да чишмә бар. Шул чишмә тирәсендә борынгы кешеләр яшәп, Кәченең борынгы зираты элек шуларныкы булган, диләр. Юкка гына “Хәсәншәех” җирлеген “Йорт асты болыны” дип атамаганнардыр инде? Борынгы татар телендә “йорт асты” яки “йорт өсте” дип, кайчандыр татар авыллары утырган җирләрне атаганнар. “Анда (ягъни “Йорт астында”) Касыйм дигән кеше яшәгәнен картлар хәтерли иде”, — дип сөйли авылдашыбыз  Җәүдәт абый Нәзиров. Гайнетдинов Рәфикъ абый да: “Болынлыкка төшкән тау юлының уң ягында бер йорт урыны барлыгын хәтерлим”, — дип сөйли. Әйе, Җәүдәт абый сөйләгәнчә, борынгы авыл шунда булырга тиеш. Соңыннан, урыслар Кишмәт авылына килеп утыргач, бәлки, кайберәүләр Кәче иленә күчкәннәрдер? Ә Хисмәт һәм Габделҗапбар кешеләре кая киткән? Төрлечә фаразларга гына кала. Казан су буенда татарлар белән янәшәдә урыслар яшәсәләр дә, чукындырылган татар авыллары (керәшеннәр) юк!

Бабайлардан Мөхәммәтшин Җиһанша (1911 – 1986 елларда яшәгән) сөйләве буенча, Кәче авылы башта Казан су елгасының уң ягындагы ике чишмәле тау бите буенча бер-ике генә урам булып сузылган. Тау өстеннән куе калын урман башланган. Казанка елгасының текә ярлары төбендә (җир өстеннән 2-3 м аста), мәсәлән, “Текә турда” һәрвакыт черек агач калдыклары табарга мөмкин. Ә елганың сул ягында (аргы ягында) якын-тирәдә чишмәле таулар юк, анда башлыча камышлы сазлы үзәнлек булган. Фәнгә, уңдырышлы кара туфракның сазлы урыннарда гына барлыкка килүе мәгълүм. Чыннанда, бүген “Иске басу” турысыннан торфлы кара туфрак ташыйлар. “Шул вакытта зур-зур каен тузы кисәкләре дә чыккалый”, — дип сөйли Рәшит Хәйруллин. “Йорт асты болыны” турысыннан Казан су елгасының аргы ягына чыгып чәчү чәчкәннәр. “Язын бүрәнәдән саллар ясап, шунда орлык, сука-чәчкечләр төяп алып чыканнар”, – ди Җәүдәт абый. Шуңа ул җир бүген дә “Иске басу” буларак атала. Казан су тирәнәю сәбәпле һәм шулай ук бабайлар тырышлыгы нәтиҗәсендә (яки башка сәбәпләрдән) – сазлыклар әкренләп кипкән. Әлеге кишәрлек (басу) зурайтылган. Шулай аргы як кипкән-ачылган. Ләкин ул сазлыклар бүген дә үзләрен сиздереп торалар, бәрәнге базларын тирән казып булмый.

Тау ягында да чәчүлек җирләре булдырылган. Бу очракта әлбәттә, урманнар да юк ителгән. Нәтиҗәдә, авылны салкын җил-бураннардан ышыклаучы урман чигенгән. Урман белән бу җирләрдә яшәүче чирмеш һәм ар кабиләләре дә китеп барган. Урманнан арчылган туфрак тиз юылучан була. Текә ярларда тирән ерганаклар – Кына елгасы, Сөзмә елгасы, Ташлы елга һ.б. барлыкка килгән. Авыл уртасыннан басуга барып тоташучы тирән “Мәчкә елгасының” заманында урам булганын күпләр белмидер әле? Тора-бара кешеләр (чишмәсе булмаса да) аргы яктагы тигезлеккә күченә башлаган. Һәм, әлбәттә, яшь гайләләр шунда башка чыкканнар, чөнки тау ягында йорт салыр өчен уңай урыннар беткән.Ни сәбәптәндер, иң уңай җирләрдән булган – сөзәк тау битле, үзенең шифалы суы белән үзенчәлекле “Гөлбәдәр чишмәсе” булган алма бакчасы урынына безнең бабайлар нигез салмаган? Сәбәбен, бәлки, алма бакчасы кырыендагы бәрәңге бакчаларыннан сөякләр чыгу белән бәйләргә кирәктер?

…Борынгы басу турысындагы урам бүген дә“ Иске басу урамы” дип атала. Авылдашыбыз Җиһанша бабайның: “Аргы як халкы ул — тау ягыннан күчеп килгән халык — тау халыклары”, — дигәне хәтердә. Әлбәттә, язылган фикерләрнең күбесе, бары тик, фараз итүләр генә.

Хөрмәтле авылдашлар! Тарих ул гасырлар буе языла. Бездә авыл тарихын язып баручы муллалар да – беркем дә булмаган, бәлки булганын да мәчет китаплары белән бергә яндырып юк иткәннәрдер. Узган гасырның 60 нчы елларында авылыбызда музей оештырылган иде. Кыйммәтле истәлекләр, фоторәсемнәр һ.б. материаллар ватык тәрәзәле ярым-җимерек йортның пычрак идәнендә кар-яңгыр астында аунап ятып юк булдылар. Ни хурлык – булганын да саклый белмәгән кешеләр бит без! Шулай да, тарих укытучысы Сафиуллина Люция Фәтхи кызы тырышлыгы белән аерым материаллар сакланып калынган һәм торгызылган (яки яңадан язылган). Кызганыч ки, тарихи әдәбияттә безнең Кәче иленә кагылышлы материаллар бик аз. Соңгы заманнарга караган битләрендә дәһшәтле сугыш эзләре ярылып ята. Бүген, безгә билгеле әлеге мәгълүмәтләрне булса да, бер урынга туплап кую –- бабайлар һәм киләчәк буыннар алдында бурычыбыз!

…Соңгы бер-ике буын бабайларның тарихын торгызу да зур хезмәт сорый. Һәр язылачак сүзне кабат-кабат тикшерергә, бер-ничә кешедән сөйләтергә туры килә. Ә тарихны белүчеләр калмады, диярлек! Шул ук вакытта, һәр нәселнең үз тарихы булуын искә алып, алла боерса, һәр гаилә-нигезгә аерым китап бите багышланачак. Туганнарыгыз белән берлектә материал туплагыз: фикерләрегезне әйтегез, хәтирәләрне языгыз (яки сөйләп яздырыгыз), фоторәсемнәрне  барлап куегыз, архивлар аша нәсел-шәҗәрәләрегезне белешегез.

Авыл тарихы гомергә бер генә языла, форсаттан файдаланып нәселегезгә – киләчәк буыннарга бүләк ясагыз! Бу турыда Кәче авылы гына түгел, башкалар да уйлансын һәм үткәнен барларга керешсен иде.

Фоат Закиров. Кәче.

Телефоным:89274198086

http://arskmedia.ru/2018/08/11/kache-ilena-kaychan-nigez-salyingan/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение