События

Икмәк булса, җыр да була 06.09.2018

Икмәк булса, җыр да була

Сентябрьдә урып-җыю кыенлаша, көннәр кыскара, төннәр озая, яңгыр яумаса да, мул итеп чык төшә. Сабан культураларының, бигрәк тә арпаның катлы-катлы булып өлгерүе эшне тагын да катлауландырды. Җыеп аласы мәйданнар да шактый әле.

4 сентябрьгә районда игеннәрнең 85,8 проценты җыйнап алынды. Беренче “Казанка”, “Аю”, “Северный”, “Тукай”, “Кызыл Яр” хуҗалыкларында урак өсте тәмамланды. “Курса МТСы”, “Закирҗанов Р.М.” хуҗалыклары соңгы гектарларны суктыралар.

31 августта район башлыгы Илшат Нуриев урып-җыюда югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләгән комбайнчыларга Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды. Алар арасында “Кырлай” ширкәтеннән Радик Галимуллин, “Аю” ширкәтеннән Илдар Хәсәнов, “Игенче” ширкәтеннән Расих Нәҗметдинов, “Закирҗанов Р.М.” хуҗалыгыннан Илдар Кавиев, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтеннән Радик Фәйзрахманов бар.

Һәр хуҗалыкның үз алдынгысы бар һәм алар һәркайсы район башлыгы кулынннан бүләкләр алды. Шулай ук “Бердәм Россия” ширкәтенең җирле бүлекчәсе, яшьләр һәм спорт бүлеге үз бүләкләрен тапшырды. Район Мәдәният йортының агитбригадасы ындыр табакларында, басуларда эшләүчеләргә җырлар бүләк итте. Икмәк булса, җыр да була.

Комбайнчыларның тырыш хезмәтен республика һәм район күләмендә бәяләүләр әле алда. Ашлык суктыручы комбайнчыларның республика конкурсында җиңүче 240 комбайнчы 50 шәр мең сум премия алачак. Ургычларда эшләүчеләр арасында җиңүче 50 комбайнчыга 40ар мең сум акча бирелә. Болардан тыш, 30 ар мең сумлык 200 премия билгеләнде. Безнең районнан әлеге бүләкне (бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар мәйданына карап) 7 комбайнчы алачак. Шулай ук хуҗалыкларның иң алдынгы комбайнчыларын район бүләкләре көтә.

Әлегә район буенча бер гектардан уртача уңыш — 28,5 центнер, “Кырлай”, “Ватан”, “Курса СМТСы”, “Игенче”, “Казанка” ширкәтләрендә 30 центнердан артык.

Көзге культураларны чәчү тәмамланып килә. 19053 гектарның 17160 гектары чәчелде.

71 мең гектарда туфрак эшкәртәсе бар, шуның 27539 гектары эшкәртелде. “Кырлай” ширкәтендә 4 мең гектарда тирәнәйтеп эшкәрттеләр. “Ак барс” агроклмплексы”, “Курса МТСы”, “Игенче”, “Ватан”, “Северный”, “Кызыл Яр” ширкәтләрендә дә бу эшкә зур игътибар бирәләр.

“Кырлай” ширкәтендә бәрәңге алалар, бер гектардан 400 центнер уңыш чыга.

Шәхси хуҗалыкларда быел бәрәңге уңышы әйбәт. “20 сутыйдан 120 капчык чыкты”, — дип шалтыратты бер газета укучыбыз.

Ильяс Фәттәхов




http://arskmedia.ru/2018/09/07/ikmak-bulsa-yir-da-bula/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение