События

Яңасала авыл җирлегендә 07.09.2018

Яңасала авыл җирлегендә

Район советының социаль мәсьәләләр буенча даими комисияснең Яңасала авыл җирлегендә күчмә утырышы булды. Мәдәният учреждениеләре эше белән таныштылар. Утырышта район башлыгы урынбасары Любовь Осина катнашты. Утырышта катнашучыларны Яңасала авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин озатып йөрде.

Бу жирлеккә ике авыл керә: Яңасала һәм Каенсар. Районда 10—15әр авыл кергән авыл җирлекләре арасында бу иң кечкенә авыл җирлеге. Яңасалага Арчадан асфальт юл бара. Гомер буе юлсызлыктан интеккән як бу. Хәзер асфальт юлдан йөрүләре рәхәт. Хәтта Арчадан Яңасала балалар бакчасына балаларын илтүчеләр бар. Арчадан 5 бала йөри Яңасалага! Ә менә Каенсарда балалар бакчасы юк. Балалар саны аз булу сәбәпле ябылган. Әмма бу авылда гаилә балалар бакчасы бар. Тәрбияче Зөлфирә Хәмидуллина өендә 5 бала тәрбияли. Шунысы уңай: ул үзе медик та. «Без районда 8 гаилә бакчасы ачылган идек, менә хәзер үзем генә калдым», — дип сөйли Зөлфирә ханым. Каенсар клубын: «У-у, монда хикмәт иде, эченә керә торган түгел иде», — дип, җирле бюджет хисабына яңартылган клубны карадылар. Ә сез иганәче ярдәме белән төзелгән Каенсардагы мәчетне күрсәгез иде! Ян-тирәсе асфальтланган, хәтта асфальт урамга кадәр чыккан. Киң, матур баскычларыннан эчкә узасың. Кайберәүләр: «Мәчетне зур төзисе юк икән, менә нинди уңайлы мәчет», — дип сокланып карадылар. Юл уңаеннан Яңасала зиратын да карадык. Зират яңа койма белән әйләндереп алынган. «Зиратта чүп өчен көпчәкле арба ясап куйдык, — дип сөйли Айрат Сафин. — Чүп җыелгач, үз техникам белән алып барып түгәм». 1987 елда төзелгән Яңасала мәктәбендә, анда урнашкан Гомәр Бәширов музененда да булдык. Гөрләп торган 11еллык мәктәп бүген башлангычка калган. 8 бала белем ала. балалар Арчаның 7нче мәктәбенә Айванга  автобус белән йөреп укыйлар. Яңасалада буш торган мәчет урынына тыл ветераннары хөрмәтенә ачылган «Хәтер» паркы шулай ук авыл халкының яраткан урынына әйләнгән. Авыл җирлекләре башлыклары ныклап төзекләндерелгән авыл җирлеге бинасын да кызыгып һәм кызыксынып карадылар. Яңасаланың яңартылган клубында үзешчәннәрнең иҗат концертын караганнан соң бу якта җыр һәм фольклор ансамбльләренең берәү генә түгел, берничә булуларына игътибар итми калмыйсың. Клуб мөдире Гөлназ ханым өлкәннәрне дә тынычлыкта калдырмый. Менә дигән көрәшен, татар ансамбльләре! Афәрин! Авылда яшьләр бар. Әмма бу җирлек районда спортзалы булмаган бердәнбер җирлек икән! Тулырак итеп район газетасында язарбыз.






http://arskmedia.ru/2018/09/07/ya-asala-avyil-irlegenda-foto/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение