События

Яңасала балалары Алиш әкиятләренә сәяхәт кылды 28.09.2018

Яңасала балалары Алиш әкиятләренә сәяхәт кылды

Әкияти утыргыч.

Яңасала балалар бакчасында нинди генә мавыктыргыч, тәрбияви чаралар үтми ә менә чираттагысы балалар язучысы Абдулла Алиш иҗатына багышланган иде.

Алиш әкиятләре һәркемне сокландыра, укучыларны үз дөньясына тарта, мавыктыра, балаларда тырышлык, эшчәнлек, хезмәт сөючәнлек, ярдәмчел булу, һәр эшне җиренә җиткереп эшләү кебек сыйфатларны тәрбияли. Шуңа күрә дә әлеге иҗатны, әлеге әкиятләрне тирәнтен өйрәнү таләп ителә.Шул максаттан Яңга-Сала авыл китапханәсе Яңасала “Ромашка”балалар бакчасында А.Алиш иҗаты буенча “Алиш әкиятләренә сәяхәт” дигән әкияти утыргыч оештырды. Мәдәният хезмәткәре Гөлназ апалары һәм тәрбияче Земфира апалары “Чукмар белән Тукмар”, “Сертотмас үрдәк” әкиятләрннән өзекләр күрсәттеләр, китапханәче Фәридә апалары “Куян кызы” әкиятен куян кызы курчагы белән балалар күңеленә үтеп керерлек итеп башкарды, китапханәдә булган А.Алишның башка китаплары белән таныштырды. “Бу әкиятнең герое кем?”, “Мәкальләр кайсы әкият героена гыйбәрә”, “Табышмак бил алышмак” кебек ярышларда да балалар берсеннән берсе уздыра уздыра җавап эзләделәр. Ә аннан соң кунакларга үз осталыкларын да күрсәтергәдә өлгерделәр тыпырдатып биеп,кычкырып шигырләр сөйләп, җырлап биреләр. Очрашу бик күңелле ,балалар күңелендә истә калырлык бәйрәм булды.

Яңасала авыл китапханәсе мөдире,

“Бердәм Россия” сәяси Партиясе секретаре

Бурханова Ф.А.




http://arskmedia.ru/2018/09/28/ya-asala-balalaryi-alish-akiyatlarena-sayahat-kyildyi/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение