События

Сәрдәбашта ни хәлләр? 01.10.2018

Сәрдәбашта ни хәлләр?

 “Биек тауларның башында Учи агай бау ишә… ”   

“Сәрдәбаш авылы 1619 елны Вятка губернасы, Малмыж өязенең Арбур волосте исемлегенә кертелгән. Өлкәннәрнең сөйләүләренә караганда, Михаил Романов патшалык иткән чорда бирегә Сәрдә дигән мари авылыннан күчеп утырганнар.

Ул вакытта авыл 3–4 өйле генә булган. Авыл үскәч, монда Кишмәт дигән авылдан бер татар тол мари хатынына йортка кергән. Шул татар, төпләнеп бераз торганнан соң, мариларны Ислам диненә керергә өндәгән. Ислам динен кабул иткән марилардан башкалары бу авылдан ерак түгел, икенче җиргә күчкән. Ул авылны әле дә Сәрдә пучинкәсе диләр. Шунда күчеп киткән марилар: “Кишмәт татары безнең Сәрдәгә баш булды, хәзер ул Сәрдә башы”, – дигәннәр“.

Хәннән абый Идрисов фикере: “Минемчә, болар легенда гына булырга тиеш. Безнең инешне элек Сәрдә елгасы дип йөрткәннәр. 1619 елны Арбур волосте исемлегенә керткәндә ”По речке Сарда” дип язылган диләр. (Моны 1900нче елларда земский мәктәп укытучысы Кузьма Степанов күреп кайткан.) Патша дәүләте вак милләтләрне чукындыру политикасы алып барган елларда Сәрдәбаш татарлары да чукындырылган. Христиан динен кабул иткән керәшеннәрне солдатка алмаганнар, салым түләтмәгәннәр. Авыл тулысынча чукындырылгач, халыкны солдатка да ала башлаганнар. Керәшен халкына чыгарылган бәет тә бар: “Биек тауларның башында Учи агай бау ишә, керәшен халкын алмасаң, халкың юкмы падиша?” Моны бер хатын ирен солдатка алгач җырлаган”, – диләр”.

Тарих битләренә күз салгач, менә шундый юлларга тап булдык. Авылның барлыкка килүе турында фикерләр төрлерәк. Әмма шунысы төгәл, элек–электән бик тырыш  кешеләр яшәгән биредә. Кибетен дә салганнар, ярма яру җайланмасы, су көче белән эшләүче тегермән дә булдырганнар. Җитен, киндер үстергәннәр. Алма бакчасы булган, умартачылык гөрләп эшләгән. Халык чабата ясап, капчык тегеп сатып, чыпта сугып көн күргән.

Сәрдәбаш әле дә гүзәл табигате, чишмәләре, бай мәдәнияте, эш сөючән халкы белән дан тоткан, Арча районының төньягында, мари чигендә урнашкан, район үзәгеннән иң ерак авылларның берсе. Бер очрашканда Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов: “Керәшен авылы бу. Татарлар да күп. Бер–берсе белән шулкадәр дус, тату яшәүләренә сокланырлык. Бәйрәмнәре төрле, әмма бергә билгеләп үтәләр. Гаиләләрдә балалары кушылып беткән. Зур бер гаилә кебек ул Сәрдәбаш”, – дигән иде. Аның шушы сүзеннән соң бу авыл халкы белән танышу теләге туды да инде.

Хәзерге вакытта Сәрдәбашта 87 хуҗалык һәм 305 кеше исәпләнә. Шуларда 257 мөгезле эре терлек бар. 94 сыер көтүгә чыга. 3–4әр сыер асраучы гаиләләр дә бар. Тырыш кешеләр яшәвен шуннан чыгып тә әйтергә була. Биредә алдынгы механизаторлар, терлекчеләр яши. Абыйлы–энеле Валентин һәм Владимир Петровлар, өлкәннәрдән Валерий Иванов, Рафик Сабиров әнә шундыйлардан. Илмир Сәмигуллин Арчада ипотекага алган фатиры була торып, авылда төпләнеп калган. Роберт Рябинин да авылдан чыгып китмәгән. Югары белемле Руслан Павлов та туган төбәгендә әти–әнисе янында калган.

Авылда ферма бар. Бу азмы–күпме эш булганны күрсәтә. Лилия Семенова, Халисә Николаева, Рәмзия Егорова, Валентина Сабирова, Лилия Петрова, Ирина Николаева үгезләр карыйлар.

Яшим дигән кеше авыл җирендә дә югалмый. Ә нигә яшәмәскә? Авылга кадәр асфальт юл килә. Үзара салым акчасына урам юлларына да таш җәелә. Өйләр яхшы, шәһәрдәгечә уңайлыклары белән. Һәр хуҗалыкта кое казылган, шуннан вакуум системасы, гидронасос белән өйләренә су керткәннәр. Һәрбер гаиләдә машина, кайберләрендә икешәр–өчәр. 42 кешедә трактор бар. Барысы да үз көчләре белән тагылма авыл хуҗалыгы техникасы ясаган. Җәен басуга барып печән җыялар (хәзер күп урында хуҗалык биргән белән канәгатьләнәләр яки сатып алалар), үз тракторлары, үз тагылма  техникасы белән.

– Бездә халык бик дус һәм ярдәмләшеп яши, – диде клуб җитәкчесе Римма Сәмигуллина. – Берәүгә печән, салам, ашлык я башка нәрсә кайта икән, шунда ук булышырга килеп җитәләр. Соңгы вакытта бакчаларны сукалаган өчен сутыеннан чыгып акча ала башладылар, моңа кадәр бар да күршегә, туганга, дуска ярдәм йөзеннән башкарыла иде.

Римманың ире Илгиз дә буш вакыты булдымы, остаханәсендә, тимер–томыр арасында. Үз тракторлары бар, түкләнгән печән төягечен дә үзе ясап куйган. Римма үзе керәшен кызы, Илгиз – татар. Өч бала үстерәләр. Рәзилләре армиядән соң Казанда эшли, Рафил Шушмабашта, Илзирә Сәрдәбашта укый. Тормышлары мул.

Өч бала дигәннән… Монда андый гаиләләр күп. Рәмзия һәм Виталий Егоровларда җиде бала. Рәмзия бозаулар карый, Виталий да фермада. Хезмәт хаклары 8–10 мең сум тирәсе. Ничек акча җиткерәсез, дип сорыйм. Каз, үрдәк, чеби үстерәләр, күп итеп терлек асрыйлар, бакчаларында яшелчә, җиләк–җимешнең ниндие генә юк. Кишер, чөгендерне Яңа Кенәрдәге оешмага тапшырып, аннан банкалы әйберләр алганнар. Үзләре салатлар ясаганнар, җиләк–җимеш киптергәннәр. “МТЗ–80” тракторлары бар. Виталий уллары белән аңа нинди генә җайланмалар ясап бетермәгән.

Аннан авылның киләчәге мәктәп, диләр бит. Анысы да бар Сәрдәбашта, башлангыч мәктәп. Әлегә 4 сыйныфка 15 бала булса, ишле яшь гаиләләр исәбенә         киләчәктә арту мөмкинлеге дә бар. Равилә Романова белән Рания Николаева укыта балаларны. Рания татар милләтеннән, Носы кызы, ире керәшен татары. Өч бала үстерәләр.

– Бездә я татарлардан, я керәшеннәрдән генә торган гаиләләр юк та бугай. Барысы кушылып беткән. Элек никахлар юк иде, хәзер укыта башладылар инде. Үзара ризалык белән. Дин бер, дип, икесен дә якын күрүчеләр бар. Менә мин керәшен татары буларак, чиркәүгә йөрергә тиеш. Ирем татар булганга алар динен дә якын күрәм, Корьән ашлары үткәрәм, –  диде Римма ханым. – Безнең авылда чиркәү дә, мәчет тә юк. Дөрес, керәшен татарлары өендә табыну почмагы бар.

Сәрдәбашта дини бәйрәмнәр дә бергә–бергә үткәрелә. Керәшен татарлары гореф–гадәтләр, аеруча дини йолаларны, саклап килә. Шунда яшәгәч, татарлар да  катнашмый кала алмый.

– Керәшен татарына кияүгә чыктым, балалар уртак, – диде Рания Николаева. – Балаларның исемнәрен ике якка да туры килерлек итеп куштык. Ралинә, Регина, Ринат. Мәҗбүр итү юк, үзебез. Гаиләдә ике якның бәйрәмнәрен дә билгеләп үтәбез, традицияләрен саклыйбыз. Уразадан соң пасха була. Бу көнне Носыдан да балалар килә. Өй саен йөреп буялган йомыркалар җыялар. Йөзәр йомырка буяп куялар. Шуннан тау башына менеп йомырка тәгәрәтәләр. Яфрак бәйрәмендә (Троица) бөтен туганнары җыелып зиратка баралар. Шуның алдыннан зиратны яхшылап чистарталар, чардуганнарны буйыйлар. Моннан тыш, су яралган, урман яралган, җир яралган көннәр бар. Чана ташлаган көн (благовещение) 7 апрельдә була. Ул кайсы көнгә туры килә (быел шимбәгә туры килде, узган ел җомга иде) ел дәвамында шул көнне эш башларга ярамый. Шуңа бер көн булса да алдан ул эшкә тотынып куялар.

Пасхага кадәр өч көн кала, чәршәмбе көнне, капка урлау көне була икән. Элек кызның капкасын алганнар да йөргән егете капка төбенә китереп куйганнар. Шуннан аларның очрашып йөргәннәрен белгәннәр. Хәзер теләсә кая илтеп куялар. Иртән хуҗасы эзләп таба. Капкаларын урламасын өчен кайберәүләр аны төне буе саклап тора, икенчеләре яхшылап ныгытып куя, бер хәйләкәре кыңгырау куйган. Капкага кагылуга ул өйдә чылтырый икән.

Үлгәннәр пасхасына кадәр бар. Йомырка буяп, конфет–печенье яки мәрхүм исән чагында нәрсә яратып ашаган, шуны алып зиратка баралар, ә мунчада ул кайтып юынсын өчен ләгән белән су әзерләп куялар.

79 яшьлек Лидия апа Егорова бу йолаларны тагын да тулыландырды. “Пасхага кадәрге атнаның пәнҗешәмбесендә ут ягып уттан сикереп чыгасың әле. Иртүк торып. Иртә торсаң, эшчән, йоклап калсаң ялкау буласың, – диде ул. – 19 декабрьдә кышкы, 22 майда җәйге Микола көннәре була. Микола җитми кыш та, җәй дә булмаган. Бу сынамышлар да. Сынап карагыз әле, туры да киләләр бит. Питраудан соң (12 июль) җәй бетә дигәннәр”. Үз гомерендә күпне күргән, бер–бер артлы 50 яшьләре дә тулмаган килеш әзмәвердәй улларын югалткан, заманында куркулык койган Лидия апаның керәшен татарлары, йолалары, ризыклары турында сөйләве гаҗәеп кызык булды.

– Бодай алып, тәгәрмәчле ярма яру ташы белән ярып, бәлеш пешерә, бәби ашларына, мәҗлесләргә алып бара идек. Аңа өстенә чыгарлык итеп кайнап торган туң май салалар. Шуны бөтен кеше бәйрәм ризыгы дип көтеп тора иде, – ди ул. Хәзер дә бәлеш пешерәләр, әмма дөге белән җимешле.

Аннан керәшен татарларының милли ризыгы  – күкәй тәбәсе. Йомырка, сөт, он, чүпрә салып кабарталар, табага салганнан соң тагын 1–2 сәгать кабара, аннан духовкада пешереп алалар да, өстенә күп итеп май салалар. Аны һәр гаилә пешерә. Ә Ураза, Корбан гаетләрендә һәр йортта коймак исе тарала. Сабантуйга бүләкне дә барысы бергә җыя.

Гореф–гадәтләрне онытмау, киләчәк буыннарга тапшыру максатыннан гөсләчеләр ансамблен яңартканнар. Элек ул зур коллектив булган. Хәзер Александра Семенова, Таисия Ефимова, Вера Архипова сәхнәләрдә чыгышлар ясыйлар. Ә гөсләне Римманың ире Илгиз ясый. 10 кешене берләштергән “Туым җондызы” фольклор ансамбле һәр бәйрәмдә Арча стадионына килеп, керәшен татарлары йортын тәкъдим итә. Галимә апа Ибраһимова коллективта иң өлкән кеше. Арча Мәдәният йорты ярдәме белән күлмәкләр дә тектергәннәр. Кечкенә генә Сәрдәбаш авылы әнә шулай гөрләп яшәп ята. “Биек тауларның башында Учи агай бау ишә, керәшеннәр белән бер булып татарлар гомер итә”.

Гөлсинә Зәкиева    

http://arskmedia.ru/2018/09/28/sardabashta-ni-hallar/








Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение