События

Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары, районның өлкән яшьтәге кешеләре! 01.10.2018

Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары, районның өлкән яшьтәге кешеләре!

Сезне Өлкән яшьтәге кешеләр көне белән чын күңелдән котлыйм!

Әлеге бәйрәм  гуманлылык, игелек һәм шәфкатьлелек белән тулы, бу көнне олы тормыш юлы узган, илне, туган якны үстерүгә бөтен көчен һәм күңел җылысын биргән, алмашка лаеклы балалар һәм оныклар тәрбияләгән кешеләргә хөрмәт һәм ярату хисләрен җиткерәбез. Бу бәйрәм аталарыбыз һәм бабаларыбызның Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгы, илне җимерекләрдән торгызу мөмкинлеге биргән гаҗәеп фидакарьлеге алдында баш июче барлык буыннарны берләштерә. Бу безнең янәшәбездәге ата-аналарыбызга мәхәббәт һәм кайгыртучанлыклары өчен рәхмәтебез дә.

Хәзерге вакытта да сез, хөрмәтле өлкән буын кешеләре, бик кирәкле булып каласыз. Сез җәмәгать эшләрендә катнашасыз, остазлар буласыз, шушы көндәлек мәшәкатьләр арасында да оныклар һәм оныкчыклар, кызыклы шөгыльләр һәм аралашу өчен вакыт табасыз. Бу киләчәктә дә шулай булып калсын, гаҗәеп тормыш энергиягез кимемәсен, буыннар элемтәсе ныклы һәм дәвамлы, үзара хөрмәткә һәм кайгыртучанлыкка бай булсын.

Кадерле райондашлар – әлеге бәйрәмгә кагылышлы һәрберегез! Рәхмәт сезгә! Без сездән үрнәк алуны дәвам итәбез, сездән хезмәт сөючәнлеккә, түземлелеккә, граҗданлык намуслылыгына өйрәнәбез! Сез буыннар элемтәсен саклыйсыз, эшләребездә һәм гамәлләребездә юнәлеш бирүче булып торасыз. Сезнең тормышыгыз якыннарыгызның мәхәббәте һәм игътибары белән тулыланып торсын! Сезгә нык сәламәтлек, шатлыклар һәм озын гомер телим!

Арча муниципаль район башлыгы  И.Г. Нуриев

http://arskmedia.ru/2018/10/01/h-rmatle-sugyish-am-hezmat-veterannaryi-rayonnyi-lkan-yashtage-keshel...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение