События

Күкчә Бирәзәдә өлкәннәр көне узды 02.10.2018

Күкчә Бирәзәдә өлкәннәр көне узды

Күкчә Бирәзә авылы да,безнең Иске Йорт кебек кечкенә авыл…

Хезмәттәшем Исламова Раузания, өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәмне бергәләп үткәрергә тәкъдим ясады.Без хезмәттәшләр белән бик теләп ризалаштык.Лилия Мингазова,Вәгыйзь Әһлиуллин һәм яшь алып баручы егетебез Өчиле авылыннан Алмаз Җиһангиров Күкчә Бирәзә авылы клубында узучы бәйрәмгә юл тоттык…

Сөбханалла,әбиләребезгә күз тимәсен!Бик матурлар,ягымлылар,тыйнаклар…

Бәйрәмне Яңа Кырлай авыл җирлеге урынбасары Радик Шәхмәтов башлап җибәрде.Ул өлкәннәребезгә үзенең җылы теләкләрен җиткерде.

Вәгыйзь Әһлиуллин бәйрәмне үзенең гармун моңнарына күмде.Лилия Мингазова үзенең матур җырларын бүләк итте.Алмаз Җиһангиров исә бәйрәмне бик тә җанлы,матур итеп алып барды.Бу яшь талантлы егеткә сокланмый мөмкин түгел!Чын конферансье…

Өлкәннәр дә үз чиратында бик матур итеп,сорауларга җаваплар бирделәр.

Нургалиева Мөкәррәмә,Галимҗанова Радалия апа,41 ел колхозда бозаулар карап лаеклы ялга чыккан Исламова Мөршидә апа,Күкә Бирәзә авылының иң өлкән мөхтәрәм апасы 88 яшьлек Хамзина  Сәвия апаларга сокланмый мөмкин тугел…

Китапханә мөдире Миннебаева Гөлсинә өлкән апаларыбызга китапханәгә кайткан яңа китапларын тәкъдим итте.

Күкчә Бирәзә авылы өлкәннәренә  мин олы рәхмәтемне җиткерәсем килә.Тыйнак,зәвыклы тамашачылар икән алар…Безнең һәрбер чыгышыбызны тын да алмый,йотлыгып тыңлап утырдылар…

Аларга киләчәктә дә,сафларын югалтмый,сау сәләмәт булып,балаларының,оныкларының бәхетләренә сөенеп яшәүләрен теләп каласы килә…

Мондый матур очрашулар соңгысы булмасын иде…

Иске Йорт авыл клубы мөдире Сибгатуллина Гөлия.

 

http://arskmedia.ru/2018/10/02/k-kcha-birazada-lkannar-k-ne-uzdyi/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение