События

Казанда  якташыбыз Айдар Фәйзрахманов җырларыннан төзелгән «Борчылма…» дип аталган концерт була 14.11.2018

Казанда якташыбыз Айдар Фәйзрахманов җырларыннан төзелгән «Борчылма…» дип аталган концерт була

17 һәм 30 ноябрендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җырларыннан төзелгән «Борчылма…» дип аталган концерт була. Бу турыда оештыручылар хәбәр итә.

Концертта Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Азат һәм Алинә Кәримовлар, Айгөл Гардисламова, Илгиз Мөхетдинов, Рөстәм Насыйбуллин, Сиринә Зәйнетдинова, Айгөл Хәйри, Филүс Каһиров катнаша.

Алар башкаруында Рөстәм Мингалим, Равил Фәйзуллин, Роберт Әхмәтҗанов, Зөлфәт, Кадыйр Сибгатуллин, Илдар Юзиев, Разил Вәлиев, Сания Әхмәтҗанова, Илсөяр Иксанова, Мөдәрис Әгъләм шигырьләренә язылган җырлар, Айдар Фәйзрахманов башкаруында татар шагыйрьләре әсәрләре яңгыраячак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Фото: архив/Рамиль Гали

 https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/13/175082/




Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение