События

Иң уңган әниләр — Ак-Чишмәдә 26.11.2018

Иң уңган әниләр — Ак-Чишмәдә

Башта  китапханәче кичәгә килгән өлкәннәрне “Оҗмах әниләрнең аяк астында” исемле китап күргәзмәсе, китапханәгә килүче газета-журналлар, яңа кайткан китаплар белән таныштырды. Әниләребезнең кул эшләре күргәзмәсе һәркемнең күңеленә хуш килде.

Китапханәче әниләрне бәйрәм белән котлады, рәхмәтләрен, теләкләрен җиткерде, “Әнкәй” җырын башкарды, әниләр арасыннан иң тапкырларын “Ягез әле,Әниләр “ бәйгесенә чакырды. Бер команда “Әниләр”, ә икенчесе “Әнкәйләр” исемле булды. Командалар оригиналь итеп үзлзре белән таныштырдылар. Хөкемдар һәр бәйгегә нәтиҗә чыгарып барды. Һәр бәйге арасында әниләр турында шигырьләр, җырлар, әсәрләрдән өзекләр яңгырады.

Командалар матур итеп бәйрәм белән котладылар, әниләр турында бик күп җырлар башкардылар, бишек җырлары белән, әкиятләр сөйләп балаларын йоклаттылар, табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләр әйттеләр, бәйләнгән күз белән төрле яшелчәләрне аерып бирделәр, кыскасы, үзләрен тапкырларның, уңганлыкларын тагын бер раслап күрсәттеләр. Бер- берсе белән бик тырышып узыша торгач, ике коианда да 63 әр очко җыеп җиңүче булды.

Бәйрәм  чәй өстәле артында дәвам итте, әниләр үзләре әзерлзп алып килгән милли ризыкларыбыз белән сыйланып рәхәтләнеп ял итте.




http://arskmedia.ru/2018/11/26/i-u-gan-anilar-ak-chishmada/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение