События

Хәйрия футболы нәтиҗәләре 04.12.2018

Хәйрия футболы нәтиҗәләре

Хәйрия футболы «Арча» спорт комплексында ике көн барды. Теләгән кешегә акча салырга хәйрия тартмасы да куелган иде. Ярышта 11 команда катнашты. Һәркайсыннан 2шәр мең сум акча җыелды. Хәйрия футболында җыелган акчалар районның аз керемле гаиләләренә бүлеп биреләчәк. Бүген финал ярышлары булып, җиңүчеләр билгеле булды. Әлеге чарага килгән гаиләләрне кафеда бушка ашаттылар. Зур залның бер башында балалар да туп уйнады.


Бүген бигрәк тә ярышлар каты барды. Чөнки иң көчлеләр җиңәргә уйнады. 1нче урынны «Татавтодор»ның Арча филиалы алды! Карарга җитәкчеләре Альберт Сафиев, филиалның Теләче участогы начальнигы Илнур Ярмиев, баш инженер Рамил Галәветдиновта та килгән иде. 2нче урынны Яңа Кенәр командасы, 3нче урынны Арчаның «Торнада» командасы алды. 4нче урында — Арчаның «Шәрык» мәчете командасы. Җиңүчеләр котлап үтелде. Ярышларны «Арча» спорт комплексының футбол  тренеры һәм Арчаның 7нче мәктәбе физкультура укытучысы Булат Гәрәев хөкем итте. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.




http://arskmedia.ru/2018/12/02/hayriya-futbolyi-nati-alare/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение