События

Арча район башлыгы Илшат Нуриев сәләтле балалар белән очрашты 28.12.2018

Арча район башлыгы Илшат Нуриев сәләтле балалар белән очрашты

Традиция буенча Яңа ел алдыннан район башлыгы Илшат Нуриев районның сәләтле балалары (уку алдынгылары, активистлар, олимпиадаларда җиңүчеләр, спортчылар һәм башкалар) белән очрашты. Ул Арча мәдәният йортында булды һәм анда районның төрле мәктәпләреннән килгән егерме укучы катнашты. Шулай ук очрашуга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров да килгән иде. Аралашу сорау-җавап формасында үтте. Иң кызыгы, сорауларны балалар гына түгел, район башлыгы үзе дә бирде, аларның киләчәккә планнары белән дә кызыксынды.

Район башлыгы Илшат Нуриев белән очрашуга килгән балалар исемлеген карап, танышып утырам. Анда аларның ирешкән уңышлары, алган бүләкләре турында да язылган. Исең китәрлек, бүгенге заман балалары өчен хәзер мөмкинлекләр искиткеч зур. Шуннан файдаланып калырга тырышкан балалар өчен уңыш та елмаерга гына тора.

Җиденче мәктәптән Адилә Сөләйманованың, мәсәлән, алган мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, дипломнарын саның китсәң, 25кә җитә. Ул яшь армияче дә, укуда да алдынгы, авыл мәдәният тормышында да катнашырга вакыт таба, биюче дә.

Апаз мәктәбеннән Илсаф Галәветдинов уку алдынгысы, география, тарих фәннәре буенча олимпиадалар җиңүчесе.

Арчаның алтынчы мәктәбеннән 11 сыйныф укучысы Сөембикә Мостафина һөнәр сайлау буенча ныклы карарга килгән һәм шуның буенча әзерлекне башлаган инде. Кызның исәбе юридик факультетка керү. Ә аның өчен җәмгыять белеме, тарих, икътисад, хокук, шулай ук рус теле дәресләрен бик яхшы белергә кирәк. Сөембикә бу фәннәр буенча район олимпиадасы җиңүчесе. Республика олимпиадасында да җиңү яулау өчен көрәшәчәк кыз.

Шушмабаштан Алимас Кәримов – көрәшче, хоккейчы, волейболчы, чаңгычы. Җиңүләре дә бар. Спортчы буларак ул сорауны да шул өлкә буенча бирде. Шушмабашта да Яңа Кенәрдәге кебек яктыртылган  чаңгы юлы ясап булмыймы, дип сорады. Район башлыгы бу мәсьәләне киләсе елга исәпкә алырга вәгъдә итте.

Беренче мәктәптән Талия Төхвәтуллинаның хыялы – безгә алмаш булу. Ул тормышын журналистика белән бәйләргә уйлый. Мәктәп тормышында актив катнаша, “Нур” телевидениесенең иң яхшы тележурналистларыныңберсе дә ул.

Һәр егерме укучы турында шундый мактау сүзләре язарга булыр иде. Аларның үз-үзләрен тотуларына, культуралы аралашуларына, төпле фикер йөртүләренә сокланып утырдым. Биргән сораулары арасында да бик кызыклылары бар иде. Кайберләре белән хәтта район башлыгын да уйланырга мәҗбүр иттеләр. “Районның ел кешесе дип сез бүген кемне атар идегез?” дигән сорауны Илшат Нуриев тәкъдим буларак кабул итте.

– Бу хакта минем уйланганым юк иде әле. Районда андый кешеләр бик күп. Тик араларыннан берсен сайлап алу минем үземнән генә тормый. Әйдәгез, районның сәләтле балалары тәкъдиме буларак, алдынгылар слетында бүләкләү өчен шундый номинация кертәбез, – диде ул.

“Күңелегезгә нык тәэсир ясаган кеше кем?” дип тә сорадылар.

– Яңа Кенәр интернат мәктәбендә булдым. Бочче буенча ярышларны карадым. Мөмкинлекләре чикле балаларның сынаулар алдында бирешмичә, янып яшәүләре күңелемә нык тәэсир итте, – диде Илшат Нуриев.

“Чит илләр мәктәпләре белән элемтәгә кереп, аларда стажировка үтүгә Сез ничек карыйсыз?” дигән сорауга каршы бу мәсьәләгә карата үзенең уңай карашта булуын белдерде.

– Моңа сезнең теләк кенә кирәк. Инглиз телен яхшылап өйрәнегез. Хәзер уңышка ирешәм дисәң, кимендә ике-өч чит телне яхшы белергә кирәк. Фикерләрегез, уртак проектларыгыз бар икән, без ярдәм итәргә әзер, – диде район башлыгы.

Укуны тәмамлаганнан соң авылда калу, һөнәр сайлау, районда эш урыннары турында да сораулар булды. “Һөнәр сайлау алдыннан яхшылап уйлагыз. Хәзер шундый заман, гомер ишетмәгән һөнәрләр дә барлыкка килә”, – диде Илшат Нуриев.

Очрашу ахырында бүләкләр алыштылар. Укучылар Кыш бабай күчтәнәчләре алса, сәләтле балалар район башлыгына очрашу истәлеге итеп үз куллары белән ясаган эшләнмәләрен бүләк итеп тапшырдылар.


http://arskmedia.ru/2018/12/26/archa-rayon-bashlyigyi-ilshat-nuriev-salatle-balalar-belan-ochrashtyi...

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение