События

Арчаның гаҗәеп әбиләре 10.03.2019

Арчаның гаҗәеп әбиләре

7 мартта Арчаны гөрләтеп “Гаҗәеп әби” район конкурсының гала-концерты узды. Йомгаклау этабында сәхнәдә 11 әбине генә күрергә туры килсә дә, район буйлап 8 зонада узган ярышта әлеге “текә” исем өчен 63 әби көч сынашкан.

Гаҗәеп әби нинди булырга тиеш? Хәзерге заман таләп иткән күп эшне эәли белергә. Балаларына, оныкларына терәк булырга, якыннарына, күрше-кләнгә игелекле булырга, белемле, гыйлемле, у, саный китсәң… Кыскасы, заман белән бергә атлаучы. Катнашучыларның кайберсен әби дип әйтергә дә уңайсыз, чөнки әле 55 тән генә узган, чибәр, җитез, булдыклы ханымнар. Ничә яшьтә булсалар да, һәммәсе авыл җирендә җир җимертеп эшләп, яшәп ята.

“Ныклы гаилә” проекты нигезендә районыбыз башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриев тәкъдиме белән матур традицияләрне саклап калу, күктән могҗиза көтеп ятмый торган тырыш, уңган булган кешеләрне үрнәк итеп кую максатыннан мондый бәйге безнең районда 4нче ел рәттән бара.  2016 елда “Төп йорт килене” конкурсы үткәрелсә, 2017 елда – “Авылым  күрке яшь гаилә”, 2018 елда “Ир-ат солтаны”, ә 2019 елның иҗат сезоны “Гаҗәеп әбиләрне” эзләп табуга багышланды. Әлеге конкурсларны башлап, оештырып, әйдәп баручысы,  үзенең 28 ел гомерен мәдәниятка багышлаган, район Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлназ Наил кызы Гарифҗанова булды. Аяусыз үлем 22 февраль көнне аны безнең арабыздан алып китте. Урыны җәннәттә булсын.

“Гаҗәеп әби” бәйгесе шартлары буенча әбиләр аш-суга осталыклары, җыр-биюгә булганлыклары, гореф-гадәтләрне саклаучы, тарихны, динне, йолаларны, тормышның гүзәллекләрен яшь буынга тапшыручы буларак та ачылырга тиеш иде. Кайбер әбиләр гомерләрендә беренче тапкыр сәхнәгә халык каршына күтәрелеп чыгыш ясаса да, каушап калмады, осталыкларын җиренә җиткереп күрсәтә алды. Сиңа зур өметләр баглап торган, әзерләнергә нык терәк булган мәдәният хезмәткәрләрен, якыннарыңны, балаларыңны уңайсыз хәлдә калдырып булмый бит инде, тырышырга кирәк.

Арча сәхнәсендә чыгыш ясау бәхетенә иң-иң дип табылганнары иреште. Жюри сайлаганда күп тир түккәндер, чөнки арада “начар” дигән тамга сугарлыклары булмаган.

“Гаҗәеп әби” бәйгесе өч турдан торды. 1 нчесе — “Таныш булыйк, мин бу – “Супер әби!” дип аталды. Әлеге исем астында катнашкан Субаш Атыдан Гөлсинә Исмәгыйлевага Арча сәхнәсендә дә чыгыш ясау насыйп булды Гөлсинә апа чыгыш белән якыннарына гына түгел, авылдашларына да ярдәмгә ашыгучы игелекле зат буларак ачылды.

2 нче тур “Супер әбинең супер оныклары” дигән исем белән үтеп, катнашучының онык яки оныкчыклары белән чыгыш ясавы шарт итеп куелды. Алар үзләренең чылбыр бәйләнешен аңлата белергә, яшәү тәртипләре, балага тәрбия бирүдә уңышлы кулланылган тәрбия алымнары, традицияләре, йолаларын сәнгать аша күрсәтеп ачып салырга  тиеш иде. Бу турда Питомниктан Лениза Садыйкова чыгышы иң уңышлысы дип табылды. Лениза апаны райондашлар җырчы, төгәлрәге, “Яшь йөрәкләр” ансамбле җырчысы буларак та яхшы белә.

“Бездән соң да мирас булып калсын” дигән 3 тур күпләрне җәлеп иткән. Әбиләрнең мирас итеп калдырырлык күңел байлыгы чиксез шул. Үрнәктән Людмила Титова чыгышы балачакка алып кайткандай булды. Туган авылында ул татарлар өчен гомере буе  “Люся апа” булып яши һәм балалар бакчасында (элегрәк мәктәптә дә) Яңа еллар Люся апай-Кыш бабайсыз узмый. Тормышта да киңәшләре белән генә түгел, һәрвакыт ярдәм кулы сузучы Лдмила Яков кызы Арча сәхнәсендә дә Кыш бабай булып килеп, алып килгән бүләкләре белән куандырды. Тирә-ягыбызда әллә нинди һөнәрдәргә ия “алтын куллы” кешеләр яши. Без аларны һәр көн күреп, гадәти итеп кабул итәргә күнектек бугай. Пөшәңгәрдән Раилә Шәвәлиева гаилә җылысын иренә, балаларына, оныкларына гына тапшырып яшәүче әби түгел, аларның киләчәген кайгыртып, гаилә һөнәрен дәвам иттерүче, яшь буынга мирас итеп тапшыручы да икән: 5 баш сыер сыер асрап, сөттән алынган продукцияне эшкәртеп, Казанга алып барып урнаштыруда Раилә ханым башлап йөрүчеләрдән булса, инде менә 20 елдан артык алар гаилә әгъзалары белән бергәләп терлекләр өчен чылбыр ясап халыкны тәэмин итә. Бу эштә дә раил апа алыштыргысыз. Шәвәлиевлар 37 ел үрнәк гаилә булып гомер итеп, 31 елын Райлә ханым кайнанасы белән яшәгән. Бүген дә улы, килене гаиләсе белән бер түбә астында алар. Райлә ханымның куллары башкарган хезмәтне санап бетергесез. “Хезмәттән тәм, тормыштан ямь табып яшим”, — ди.

Курса Почмактан Гүзәл Гыйниятуллина рус теле һәм әдәбиятуы укытучысы булып эшләсә дә, балаларга милли йолаларны саклау буенча да тәрбия биргән мөгаллимә. Бу юлы алар гаиләсе үз гаиләләрендәге Сабантуйны бәйрәм итү күренешен, милли гореф-гадәтләрне оныкларга тапшыру мизгелләрен тәкъдим итте. Арча станциясеннән Рая Фәтхуллинаны белмәүчеләр районда сирәктер. Рая апа кайда гына чыгыш ясамсын, күңелләргә үтеп керерлек итеп ясый, мөнзҗәтләр җырлый, вәгазьләре белән күңелне йомшарта . Бүгенге кебек өч кызы, оныклары җыр белән ярдәм итеп тә җибәрсәме!

Бәйрәмнең дулкынландыргыч мизгеле — бүләкләү! “Гаҗәеп әби”ләрне бүләкләү район башкеарма комитеты рәисе урынбасары Рамил Гарифҗановка йөкләнде. “Иң оригиналь әби”  дәрәҗәсенә Кышкардан Әнисә Зарипова, “Иң сәләтле әби”гә Шушмабаштан Суфия Нигмәтҗанова лаек булды, “Иң сөйкемле әби” булып Курса-Почмактан Гүзәл Гыйниятуллина, “Любимица детских сердец” булып Үрнәктән Людмилла Титова, “Иң музыкаль әби” булып Арчадан Лениза Садыкова, “Иң оста куллы әби” булып Күкчә-Бирәзәдән Сания Кәбирова, “Мәдәни мирасны саклаучы әби” булып  Якты-Көннән Суфия Сабирҗанова, “Иң җитез әби” булып Пөшәңгәрдән Раилә Шәвәлиева танылды. 1, 2, 3 нче урын ияләре Арча станциясеннән Рая Фәтхуллина. Иске Ашыттан Камилә Шәймәрданова, Субаш Атыдан Гөлсинә Исмәгыйлева дипломнар һәм 10, 8, 6 мең сумлые сертификат белән бүләкләнде.

Бәйрәмдә бүләкләнүчеләр аның белән генә бетмәде. Быел “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-күзлегеннән” республика конкурсының зона этабында  районыбызның 5 асыл хатын-кызы катнашып, төрле яклап осталыкларын күрсәтте. “Язмышым-минем һөнәрем” номинациясендә чыгыш ясаучылар: «Мәрхәмәтлек үзәге” нең  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире  Нурсия Дәүләтшина, Арча картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан пешекче Вәсилә Шәйхетдинова “Хатын- кыз мәдәният һәм рух” номинациясендә катнашучы “Өмет чыганагы” балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге  музыка укытучысы Ләйсән Галиева, 7 районнан 58 катнашучы арасында зона турында җиңү бәхете елмайган “Хатын- кыз мәдәният һәм рух” номинациясе җиңүчесе  Гүзәл Абдуллина һәм “Лидер –Хатын-кыз” номинациясендә катнашып җиңү яулаган  Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова да бүләкләнде. “Гаҗәеп әби” бәйгесендә катнашучылар арасында арскмедиару сайтында да фотобәйгегә тавыш бирү оештырылган иде, онлайн тавыш бирү юлы белән җиңүче өч урын иясе Питомниктан Лениза Садыйкова, Иске Йорттан Зәйнәпбикә Вильданова, Арча станциясеннән Рая Фәтхуллина да бүләккә ия булды.

Бәйрәмне Шукшмабаштан Суфия Нигъмәтҗанованың оныгы белән чыгышы, Якты Көннән “Нигез ташы” күренеше, Кышкардан Әнсә Зарипованың килендәше Раушания белән башкарган, Иске Ашыттан Камилә Шәймәрданованың ике кызы белән, Күкчә Бирәзәдән Сания Кәбированың игезәк сыңары Дания ханым белән башкарган җырлары ямьләде. Гүзәл затларны “Аллегро” бию төркем, җырчылар Рәсим Низамиев, Артур Хафизов, Расих Галимҗанов котлады.

Сылу затларыбыз нинди хезмәт башкарса да, һәрберсе мактауга һәм хөрмәткә лаек. Алар бала табып үстереп, гаилә учагын сүндерми саклаучыларыбыз да. Һәм алар һәрдаим кайтыручанлыкка мохтаҗ, бәхетле булып яшәргә хаклы. Бәхетле һәм сөекле булыгыз, хөрмәтле хатын-кызлар!




http://arskmedia.ru/2019/03/10/archanyi-ga-aep-abilare/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение