Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
“Сагынырсың әле…”
Әгәр исән булса, драматург Гафур Каюмовка март аенда 60 яшь тулган булыр иде һәм Арча Мәдәният йортындагы сәхнә түрендә бу кичә икенче төрле рух алып, ул үзе елмаеп утырыр иде.
Иде… Аянычлы үлем аны җәй аенда арабыздан алып китте. “Җидегән чишмә” халык театрында режиссер булып эшләгән Гафур Шәкүр улы сәхнәдә егылып, фаҗигале рәвештә мәңгелеккә китеп барды. Аяусыз үлем татар әдәбияты талантлы драматургын югалтса, татар сәнгате сәләтле артист, режиссерсыз калды. Арча районы мәдәният идарәсе оештырган искә алу кичәсе Гафур Шәкүр улының рухына дога булып ирешсен.
Кичәгә килгән һәркемнең күңелендә аның белән бәйле истәлекләр, җылы хисләр, матур мизгелләр. Ә искә алырга килүчеләр райондашларыбыз, сыйныфташлары, авылдашлары, дуслары гына түгел, яшьлегендә ул эшләгән Г.Камал исемендәге, Әлмәт шәһәре театрлары артистлары-хезмәттәшләре, театр училищесында бергә укыган курсташлары, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары. Аларның чыгышын Гафур абый тамашачы залыннан елмаеп карап утырадыр кебек. Үзенә генә хас елмаюы бар иде аның. Ул әңгәмәдәшен игътибар белән тыңлый, ирен читендәге шул елмаюы йөзен яктырта, “Мине тыңлый микән соң ул?” – дип уйлап куясың. Тыңлый, әлбәттә, бөтен җөмләңне хәтереннән үткәрә һәм гадәти генә тормышчан киңәшен әйтеп куя. Аның сүзләре инде сиңа канат куйган кебек була. Бер җылы сүз җитә дигәндәй, сүзе, киңәшләре белән күп татар баласына ярдәм иткәндер Гафур абый. Якын аралашкан кешеләр хәтерендә ул гаҗәеп дәрәҗәдә киң күңелле, спектакльгә кирәк дисәләр, аягындагы башмагын салып бирә ала торган кеше буларак калды.
Сәхнә түрендәге экраннан аның үзе сөйләгән видеоязмасын караганда ул гел үзебезнең арада сыман тоелды. 1959 елның 2 мартында Яңа Сәрдә авылында дөньяга килгән Гафур кечкенәдән сәнгать җанлы булып үсә. 1, 2 сыйныфларда ул мәктәптә биюче буларак танылса, зуррак сыйныфларга күчкән саен, инде күрше авыл мәктәбендә укыганда, сәхнә аны тагын да ныграк тарта, аеруча театраль күренешләргә. Бәлки шул вакытта ук күңел түренә артист булу теләге оялагандыр да, шул хыялы урау юллар аша, инде Магнитогорск якларында акча эшләү тәмен татыган егетне Казан театр училищесына укырга алып кайткандыр. Соңрак, режиссерлык эше белән мавыгып киткәч, ул 1994-1999 елларда Мәскәү институтының мәдәният, сәнгать хезмәткәрләрен режиссерлыкка әзерләү бүлегендә укый, Болгария республикасының Милли академиясендә театр факультетында белемен күтәрә.
Театр сәнгате тормышында ул тудырган күп образлар, татарча фильмнарда ул иҗат иткән рольләр калды. Һәм нәсел дәвамчысы – кызы Ләйсән Каюмова. Ләйсән әтисе узган юллар аша, иҗатның җанны иркәли дә, тырный да торган татлы җимешләрен татып, бүгенге көндә Әтнә халык театрында иҗат итә, әйдәп баручы актриса. Бу кичәдә әлеге театр Шәриф Камалның “Ак яулыклы әнием” спектакленнән күренеш тәкдим итте. Төп рольдә – ана ролендә Ләйсән Каюмова.
Белеп бетермәгәннәргә, Гафур Каюмовның иҗаты турында мәгълүмат алу өчен мәдәният йорты фойесында урнашкан “Казан арты” музее тәкъдим иткән күргәзмәгә бер күз салу да җитә иде. Биредә аның иҗат иткән әсәрләреннән башлап, актерлык эшчәнлеге, барысы бар.
Гафур Каюмов белән бергә “Җидегән чишмә”ләр күп кенә хыялларын, планнарын югалтты, ятим калдылар. Биредә эшләгән кыска гына вакыт эчендә Гафур Каюмов сәхнәгә яңа спектакльләр чыгарды, яшьләр белән яратып эшләде. Коллективның аны юксынмаган, аның турында сөйләшмәгән көннәре юктыр. Юксыну – Резидә Гарифуллина иҗат иткән шигырь юлларында.
Элек бергә эшләгән хезмәттәшләре (заманында училищеда бергә укыган курсташлары) әйтүенчә, аның күңеле гел каядыр омтылуда, эзләнүдә булган. “Театр стеналары кысан, аңа зур киңлекләр кирәк иде. Режиссер буларак ачыласы килеп, ул Әлмәт театрына китте, – дип искә алалар. – Ул артык алга карый торган кеше иде һәм тормышның бөтен ваклыкларын йөрәгенә якын итеп яшәде. Җаны гел каядыр талпынгангамы, иҗади исемен Мосафир дип алган иде ул”. Күңеле гел иркенлеккә омтылганга, бәлки туктаусыз эзләнгән, бер җирдән икенче җиргә күченеп йөргәндер ул.
60 яшенә җиткәндә, Гафур абый гомере буе тынгылык бирмәгән хыялын тормышка ашырган – туган нигезендә, үзе теләгәнчә җыйнак кына, театр студиясен хәтерләткән йорт салып кергән. Бар хыялы – лаеклы ялга чыккач туган җиреннән илһам алып, яңа иҗади әсәрләр тудыру була аның. Һәм камера театры булдыру турында хыялланып яшәгән. “Әгәр икенче гомер бирелеп, һөнәр сайлау мөмкинлеге була калса да, мин шушы юлны сайлар идем”, – дип әйтә торган булган.
Сәхнәдән популяр җырчы Нурзадә Гафур Каюмов сүзләренә язылган “Сагынырсың әле син дә бер” дигән моңлы җыр башкара. Бер генә түгел, мең сагыначак сине татар халкы, Гафур абый…
Розалия Зиннәтова
http://arskmedia.ru/2019/03/26/sagyinyirsyi-ale/