События

Тәлгат Кави улы Гомәровка  65 яшь тулды 09.04.2019

Тәлгат Кави улы Гомәровка 65 яшь тулды

«Арча хәбәрләре» газетасының элекке баш мөхәррире Тәлгат Кави улы Гомәровның бүген туган көне — 65 яшь. Туган көнендә дә ул Казанга эш белән чыгып киткән. Журналист язмыйча тора алмый. Кичләтеп өенә бардык. «Арча хәбәрләре» газетасы баш мөхәррире Исрафил Насибуллин, авыл хуҗалыгы мөдире Ильяс Фәттахов, хатлар бүлеге мөдире Румия Надршина. Ә, нинди күңелле очрашу булды ул! 

Тарихи мизгелләр…Тәлгат Кави улы тормыш иптәше Фәридә белән Арчада яши. Ике кыз үстерделәр. Һәркайсының үз тормышы. Олы кызлары Чулпан Казанда гаиләсе белән яши. Кече кызлары Алсу Төркиядә гаиләсе белән көн итә. Икесе дә югары белемлеләр. Алга таба да балалары өчен куанып яшәргә язсын. Үткәннәрне искә төшереп утырдык. Заманында баш мөхәррир булып эшләгән Тәлгат Кавиевичка җиңел булмаган. Утны—суны кичкән шәхес ул. Баштан кичкәннәрне көлешеп искә алсак та, аның артында күпме кичерешләр булган… Ә йөрәк түзә. Әмма түзә—түзә туза да ул йөрәк дигәнең… Тәлгат Кавиевич кулына гармунын алды. Бүлмә эченә моң агылды. Озак та үтмәде, радио телгә килде. Радио аша бөтен коллектив белән элеккеге мөхәрриребез Тәлгат Кавиевичны котладык. Соңыннан Нәфкать Нигъмәтуллин башкаруында «Тип, йөрәгем» җырын юлладык. Тын калып җырны тыңладык.

Тип йөрәгем, бер дэ туктама син,

Нинди матур җирдә таң ата.

Көннәремне төнгә бутама син,

Бу дөньяны мин бит яратам.

Тормышнын да була торле чагы,

Агы була, була карасы.

Матур язлар килде безгэ тагын,

Тик басылмый йорэк ярасы.

Тип йорэгем, бер дэ туктама син,

Нинди матур жирдэ тан ата.

Без Тәлгат Кавиевичка исәнлек—саулык, тигезлек, гаилә бәхете, иҗади кәефләр телибез!






http://arskmedia.ru/2019/04/09/b-gen-talgat-gomarovnyi-tugan-k-ne-kotlyiybyiz/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение