События

Аңа 90 яшь тулды 02.07.2019

Аңа 90 яшь тулды

2 июльдә Каенсарда яшәүче Клара Борһановага 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән котлап килгән район социаль яклау бүлегенең “Мәрхәмәтлек үзәге” директоры Миләүшә Шакирова юбилярга район башлыгы Илшат Нуриевның, РФ Президенты В. Путинның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Клара апа Яңасалада күп балалы гаиләдә туып үсә. 7 сыйныф тәмамлаганнан соң колхозда эшли башлый: плугар да була, нинди эш кушсалар, шуны башкара. Яшь кыз чагында ук аны урман кисәргә, соңрак Казанга таш заводына эшкә җибәрәләр. Аннан, озак еллар Вахитов исемендәге колхозда терлекләр карап, сыер савып лаеклы ялга чыга.

1949 елда ул Каенсар егете Кави белән гаилә кора. 35 ел уртак гомер юлында алар бер кыз, бер малайга гомер биреп тәрбияләп үстерә, 4 оныгы, оныкчыклары бар. Бүгенге көндә Клара Борһанова Каенсарда гомер кичерә.

 

http://arskmedia.ru/2019/07/02/a-a-90-yash/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение