События

Арчада “Безнең ишегалды” проекты кысаларында очрашу узды 14.08.2019

Арчада “Безнең ишегалды” проекты кысаларында очрашу узды

“Безнең ишегалды” “Бердәм Россия” партиясе проекты кысаларында Арча станциясендәге Күпер тыкрыгында яшәүчеләр белән очрашу узды. Партиянең Арча җирле бүлеге, шәһәр Советы, торак-коммуналь хезмәте белгечләре катнашкан очрашуда 10 һәм 12нче санлы күп катлы йортларда яшәүчеләрнең ишегалдын яхшырту буенча фикерләре тыңланды.

10нчы йортта яшәүче Фәния Җәләева гаиләсе бу йортка 2006 елда күченеп килә, шактый еллар йортның җаваплы кешесе булып тора. “Соңгы елларда йортта яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшырту өчен күп эш башкарылды, – дип сөйли ул. – Йортның түбәсен алмаштырдылар, тышладылар, тышкы ягына тимердән, эчке ягына агачтан ике кат ишек куйдылар, йорт каршына асфальт салынды, машина туктау урыны булдырылды. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймовка йортта яшәүчеләр исеменннән рәхмәт әйтәбез, чөнки ул нинди гозер белән керсәк тә, тыңламый калмый”.

Кайбер йорт ишегалдының юллары ук төзекләндерү көтүе белән чагыштырганда, биредә яшәүчеләрнең сораулары артык күп түгел. Ишегалдындагы балалар уен мәйданчыгын зурайтып, уен җиһазларын күбрәк урнаштырырга, гаражлар артына футбол кыры ясатырга иде, ди алар.

2024 елга кадәр биш ел дәвамында республикада күп фатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү тәкъдим ителде. Шул уңайдан, йортларда яшәүче халык белән очрашып, аларның фикерләре, тәкъдимнәре тыңлана, халык өчен уңайлылык тудыру юллары эзләнә. Мондый очрашулар шәһәребездә алдагы көннәрдә дә көтелә.




http://arskmedia.ru/2019/08/13/archada-bezne-ishegaldyi-proektyi-kyisalaryinda-ochrashu-uzdyi/

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение