События

Ватандаш 25.11.2019

Ватандаш

Беркөн Наласада булып кайттым. Гаҗәеп кеше белән таныштым. Ишетеп белә идем, тик моңарчы аралашырга насыйп булмады. Кызыксындырдыммы? Махсус исемен башта язмадым. Үзбәкстан якларында туып-үсеп, Наласага кайтып төпләнгән һәм 35 ел эчендә үз кешегә әверелгән Хурсамбек Собиров турында сүз бара.

Кем икән дип баш ватмагыз, бу исем белән аны берәү дә белми. Авылга кайткач исемен әйтә алмыйча Рөстәм дип исем кушалар аңа һәм менә  35 ел инде шулай йөри. Ярминкәләрдә, хәйрия чараларында, бәйрәмнәрдә дөгегә кишер, ит һәм тәмләткечләр салып кына түгел, күңел җылысын биреп пешергән үзбәк пылауларын пешерүче, дип тә өстәсәм, шунда ук искә төшерерсез, дип уйлыйм.

Пешерү остасы гына түгел, авырлыкларны да башыннан кичергән, күпне күргән, туганнарыннан еракта, чит җирдә дә үз кеше булып халык арасына кереп киткән искиткеч шәхес ул. Аралашуы да бик җиңел булып чыкты. Мәкалә язганда да каләмем үзеннән үзе тәгәрәде.

Нечкә күңелле дә икән. Якыннарын, балачагын искә алганда берничә тапкыр тамак төбенә төер утырды. Ир кеше еламый, диләр. Елый ул. Аның да йөрәге бар бит. Тик ул күз яшьләрен күрсәтмәскә тырыша. Рөстәм дә бу мизгелдә яшь белән тулы күзләрен күтәрмәде.

– Миңа 11 яшь вакытта әниемне трактор таптап үтерде. Узган ел аны югалтканга илле ел булды. Алты бала әти кулында калдык. Иң кечкенәсенә ул чакта өч ай иде. Әтием яңадан өйләнде. Үги әнинең үз баласы булмады. Безне ул үз балаларыдай тәрбияләде, бер авыр сүз әйтмәде, һәрберебез өчен җан атып торды. Һәрберебезгә туйлар уздырды. Миңа да татар кызы алып кайткансың, дигән сүз булмады. 41 ел яшибез инде Гөлфия белән, – ди Хурсамбек.

Татар кызына өйләнү, Татарстанга күчеп кайту тарихы да кызыклы аның. 1976-1978 елларда Казанда хезмәт итә егет. Шунда укырга керә алмыйча заводта эшли башлаган 17 яшьлек Наласа кызы Гөлфия белән таныша. Кызның әнисенә дә ошый чибәр, гәүдәле, карап торышка ук тәртипле үзбәк егете. Хурсамбек прапорщик булып Казанда калырга була. Чират – егетнең туганнарына күренү.

– Монда никах укыттык та Үзбәкстанга киттек. Үзбәкчә зур итеп туй үткәрделәр. Миңа анда ошады һәм кайтасы килмәде. Күршеләр татарлар булгачмы, бик тиз ияләштем.  Шунда калдык, – дип искә ала Гөлфия. – Алты ел яшәдек. Улыбыз Дилшатбек белән кызыбыз Гөлмира шунда туды. Ел саен, кайчак икешәр тапкыр ерак араларны якын итеп авылга кайта идек.

Хурсамбек пешекче булса да, фатир бирәбез, дигәч, кирпеч заводына эшкә керә. Тормыш түгәрәкләнә, әмма күңел яңалык эзли башлый. БАМ төзелешенең килеп чыккан гына вакыты. Гаилә шунда китәргә дигән фикергә килә. Юл уңаеннан Наласага кереп чыгарга булалар.

– Шунда күрше минем пешекче икәнемне белде дә: “Әйдә, читләргә китеп тилмереп йөрмә, колхоз ашханәсенә пешекче кирәк, шунда кер, фатир да булыр”, – диде. Риза булдым. Колхоз идарәсе әле яшәгән йортны бирде. Дөрес, ул вакытта кечкенә генә иде ул. Яшәп киттек. 19 ел колхозда пешекче булып эшләдем. Гөлфия фермада бозаулар карады. Эльмира, Гөлия кызыбыз, Илшат улыбыз туды. Хәзер инде маршрутны үзгәрттек, сезон бетеп, ашханә ябылу белән Үзбәкстан якларына кайта торган булдык. Соңгы елларда гына йөрү кыенлашты. Әмма аралар суынмады, милләттәшләрем белән Казанда үзбәк якташлыгында үткәрелгән бәйрәмнәрдә очраша башладык.

Хәер, үзбәкләргә генә хас булган кунакчыллык белән ул Татарстанга килеп, үзләренә сугылган туганнары, якыннарын өенә сыендырырга да авырсынмый.

– Үзебезнең зур гаилә, Хурсамбекның якташлары җыела. Егермегә якын кеше килеп яши иде. Күңел киң булсын икән, урыны да, ризыгы да табыла, – ди Гөлфия.

Әйе, ишегалдында казанда пылавы пешкән, чәе кайнаган була. Шуңа якты чырай да кушылса, кешегә тагын ни кирәк?!

Ә пылауга килгәндә, ул чагында ук бу эшнең остасы була Хурсамбек. Колхозга килгән кунаклар да мактап китәләр үзен. Колхоз таркалгач та эшсез калмый. Оешмалар чакырса, анда бара, мәчетләрдә хәйрия буларак пылау пешерә. Арчада ике урында үзбәк кухнясы ачып җибәрә.

– Пенсиягә чыккач туктадым. Балаларыбыз үсеп җитте. Оныкларыбыз бар инде. Бәйрәмнәрдә үзебез тулы бер табын булабыз. Ә табын күрке – пылау. Казан асам да пешерәм. Оныкларымны да пылау пешерү серләренә өйрәтәм. Дусларым күбәйде. Аларны сыйлыйм, – ди Рөстәм.

– 35 ел татарлар арасында яшәсәгез дә сөйләшкәндә акцент сизелә, – дим.

– Мин бит Үзбәкстаннан килеп Татарстанда яшәүче Россия гражданины, – ди ул көлеп. – Ә үзбәк теле – минем туган телем.

Гөлсинә Зәкиева 

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/vatandash

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение