![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Якташыбыз Данил Шамил улы Гыйниятовны 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Бүген, 15 нче декабрь көнне, якташыбыз Данил Шамил улы Гыйниятовның туган көне — 50 яшьлек юбилее! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, хәерле озын гомер, кайгы-хәсрәтсез көннәр, эшегездә зурдан-зур уңышлар тели!Данил Шамил улы Гыйниятов 1969 нчы елның 15 нче декабрендә Арча районы, Югары Әзәк (Өчиле) авылында туган. КДУның татар филология факультеты тәмамлый. "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы генераль директорның урынбасары. «Татарстан хәбәрләре», «Татарстан. Атналык күзәтү» тапшырулары алып баручысы, татар телендәге хәбәрләр тапшыруларының баш мөхәррире.