|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
05.02.2020
Августта Хәсәншәехта өйләре янган 5 балалы гаилә бүген ни хәлдә?
Без бүген Хәсәншәех авылында булдык.
Узган елның 23 августы төнендә Лилия белән Данил Әхмәтовларның өйләре янып бетә. Берсеннән берсе кечкенә 5 балалары бар.
Бүген без аларның өйләрендә булдык. Өр-яңа ике катлы өйләрендә. 1 декбрьдә яңа өйгә күчкәннәр.
Без алар өчен сөенеп кайттык. Бөтен авыл , район булышкан. Рәхмәт әйтеп бетерә алмыйлар.
Румия НАДРШИНА
