События

Гөберчәктәге Мөхәммәт Мәһдиев музеена 20 яшь! 06.07.2020

Гөберчәктәге Мөхәммәт Мәһдиев музеена 20 яшь!

Татарстан Республикасының халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиев хөрмәтенә ачылган музейның эшли башлавына 20 ел.

1996 елда махсус музей бинасы төзелеп, 2000 елның 6 июлендә язучының туып-үскән нигезе янәшәсендә музее ачыла. Музей ачылышында мөхтәрәм кунаклар катнаша: язучының хатыны Лилия ханым Мәһдиева-Бәширова, гаиләсе белән кызы Гәүһәр Хәсәнова, улы Искәндәр, бертуган апасы Равия Сөнгатуллина, абыйсы Рәшит ага, язучылардан Фоат Галимуллин, Тәлгать Галиуллин, Вакыйф Нуриев, Гөлшаһидә Ахунова, Лена Шакирҗан, җырчылар Фән Вәлиәхмәтов, Әлфис Кыямов, Арча район хакимияте, Татарстан Берләштерелгән дәүләт музее директоры Геннадий Муханов һәм авыл халкы. Музейның экспозициясен Татарстан Берләштерелгән дәүләт музееның аерым иҗат группасы төзи. Алар Мөхәммәт Мәһдиевнең әсәрләрен кабат-кабат укып, экспозиция тудыралар. Шулардан баш рәссам Фаил Зыязов, Алсу Хәйруллина, Флүрә Дәминоваларны әйтеп үтәргә кирәк.


Музейның беренче директоры Илнур Әһлиуллин эшне башлап җибәрә. Экспозициягә ике йөзгә якын предмет куела. Алар язучының балалык, үсмер һәм студент, укытучы, язучылык чорын ача, галим буларак мәгълүматлар куела, шәхси һәм иҗади тормышына киң урын бирелә, әсәрләреннән өзекләр фотолар, картиналар белән күрсәтелә, татар авылының яшәешен аңларга мөмкинлек тудырыла, илебездә булган вакыйгалар сурәтләнә.

Музей экспозициясе өч залга урнаштырыла. Бинаның ишеген ачып кергән һәркемне Мөхәммәт ага серле караш белән каршы ала, аларга үзенең иҗатында, тормышында булган кайбер мизгелләрне сөйли дә сыман.

Икенче залның бер өлеше Гөберчәк авылы тарихын сурәтләсә, татар халкының өй эче интерьерын да күрергә мөмкин, язучының әти-әнисенең төп чыгышлары, эш-гамәлләре, язмышлары сурәтләнә. Ишегалдындагы корыган алмагач кәүсәсе кеше язмышын сурәтли сыман. “Репрессия еллары” М.Мәһдиевнең әтисе күргәннәрне халыкка җиткерсә, өченче залдагы “Бөек Ватан сугышы” экспозициясе илдә барган зур көрәшне аңлата, сугышта катнашкан авылдашлар турында мәгълүмат җиткерә. Бу экспозиция яшь буында патриотик хисләр тәрбияли. “Шәхси әйберләр”дә язучының кул җылысын саклаучы экспонатлар белән танышырга мөмкин: зур кызыксыну тудырган, Мөхәммәт аганың Арча педучилищесына укырга йөргән агач чемоданы, язган каләмнәре, хатлары, кулъязмалары, китаплары бар. Алар барысы бербөтен булып язучының эш-гамәлен, тормышын, иҗатын күзалларга ярдәм итә.

Музейда истәлек китабы бар. Һәркем ул китапка үз фикерен, теләген яза ала. Анда кемнәр генә язмаган да, нинди генә фикер җиткерелмәгән: гаҗәпләнү, соклану, ярату, сагыш, сагыну...

Мөхәммәт Мәһдиев музееның ачылып эшли башлавына егерме ел. Мин, Халидә Габидуллина, бу музейда унсигез ел эшлим. Шушы чорда фонд бик нык баеды: меңгә якын экспонат җыелды. Бу эштә әдипнең гаиләсе, туганнары, дуслары, язучы-шагыйрьләр, авылдашлар һәм кызыксынучылар ярдәм итә. Татар авылында кулланышта булган кайбер кызыклы әйберләрне музейга читтән килүчеләр дә тәкъдим итә. Мөхәммәт Мәһдиевнең шәкертләре аның турындагы матур истәлек-хатирәләре белән уртаклашалар, аның кешелек сыйфатларын мисалга китерәләр.”Мөхәммәт абый болай дип әйтте, тегесен киңәш итте”, – дип искә алучылар бихисап.

Музей кысаларында язучыга багышланган төрле кичәләр, мастер-класслар оештырыла, әдәби дәресләр үткәрелә. Экскурсия барышында төрле темаларга басым ясала. Мәсәлән: гомере буе табигать белән бәйләнештә булган Мөхәммәт аганың әсәрләрендә сурәтләнгән табигатькә күзәтү ясала, фотолары күрсәтелә, үткәне һәм бүгенгесе турында мәгълүмат җиткерелә. Мөхәммәт абый әсәрләрендә туган авылында, янәшәсендәге атамаларга еш мөрәҗәгать итә. Аларның урыннары билгеләнеп, картасы ясалды. Яшь буын вәкиле бу хакта белеп бетерми, шуңа күрә алар хакында мәктәп укучыларына аерым дәресләр үткәрелә. Табигать белән гармониядә булу һәркем өчен дә файдалы.

М.Мәһдиев геройларының күбесе шушы җирлектән алынган. Аларның туганнары, балалары, оныклары, күршеләре исән-сау. Шул нисбәттән музей фондына алар турында да өстәмә мәгълүматлар туплана.

Язучыбыз Татарстан АССРның 100, Арча районы төзелүгә 90, Бөек Җиңүнең 75 еллыклары аралыгында яшәп иҗат иткән шәхес. Шуңа күрә әсәрләрендә шул чор вакыйгаларын күрергә, геройларының яшәешен аңларга мөмкин. Аның геройлары – әдәпле, тәртипле, тырыш кешеләр. Алар эчкерсезлек, ярдәмчел һәм гаделлекне алга сөрүче буын вәкилләре. Мөхәммәт ага аларны үзенчә хөрмәт итеп яраткан, вакыйгалар агышында кешелеклелек сыйфатларын ачып бирә алган. Мунча ягарга яратучы Камәр, ЧТЗ тракторында бөтен авыл халкын шаккатырган Кәшфи, дөнья гизгән Насыйбулла, ат җене кагылган Хәкимулласы безнең өчен дә якын, таныш кешеләр. Алар бүген дә каяндыр килеп чыгарлар да шул чор мизгелләрен сөйләрләр, вакыйгалар агышына төреп алырлар шикелле. Безгә әдәп-әхлак тәрбиясе бирерләр, гореф-гадәтләрне яңартырлар кебек. Бер буын вәкиле әсәр герое итеп сурәтләнсә, аларның бала-оныклары бүгенге тормышта көн күрә. Мөхәммәт абый исән булса, бәлки шушы ике буын кешеләрен гәүдәләндереп, яшәеш мөмкинлекләрен, хезмәтләрен чагыштырып бер әсәр язар иде.

Язучының замандашлары, сабакташлары, авылдашлары, үзе турындагы истәлек мәкаләләре язылды һәм аларның бер өлеше “Мөхәммәтле Гөберчәк” исемле китапка тупланып, басылып чыкты. 2019 елның сентябрь аенда кызыксынучылар белән язучы эшләгән яки укыган урыннарның кайберләрендә булып, Мөхәммәт абыйның янәшәсендә йөргән күк булдык, аның белән серләштек, сокландык һәм үткәннәргә кайтып килдек. Әсәрләрендәге аерым урыннарны күрдек, андагы мохит белән таныштык. Әдәби автоэкскурсиядә язучының кызы Гәүһәр Хәсәнова, туганы Җәүһәр Галимованың истәлекләре алган мәгълүматларны тагы да баетты. Язучы турында күбрәк истәлекләр барлау максатыннан мин Саба районындагы берничә авылда булып кайттым: Керәнне, Түбән Симет, Яңа Мичән авылларында. Саба ягы халкы да Мөхәммәт аганы онытмый, искә ала, хатирәләре белән бүлешә. Шушы сәяхәтләрдә алган яңа мәгълүматлар экскурсия барышында кулланылалар.

Мөхәммәт Мәһдиев музееның эшчәнлеге белән бик күпләр кызыксына. Алар дөньяның төрле почмагына сибелгән: Финляндия, Америка, Төркия кебек чит илләр, Русиянең төрле өлкә-шәһәрләреннән. Хәтта “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары да язучының тормыш һәм иҗат юлы белән кызыксынып, музейда булдылар. Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, мәшһүр язучылар, әдипнең шәкертләре, театр артистлары музейда булу зур куаныч тудыра. Мөхәммәт аганың әсәр геройларының прототипларын күрергә, алар белән аралашырга, тормыш юллары белән якыннан танышырга теләүчеләр дә бихисап.

Музейда мәктәп укучылары еш булалар. Алар төрле теманы яктырткан рәсемнәр ясыйлар, үткәрелгән интерактив, квест уеннарда әти-әниләре белән катнашалар, мәктәптә үткәрелгән Мәһдиев укуларына әзерләнәләр, фондта булган тарих һәм яңа экспонатлар белән кызыксыналар.

Музейның киләчәге якты, матур булсын, фонды тагы да баесын, язучы турында саллырак мәгълүматлар тупланып өйрәнелсен, ул йөргән эзләр суынмасын, кызыксынучылар артып торсын дигән теләктә калам.

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее җитәкчесе.
http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/gberchktge-mkhmmt-mdiev-muzeena-20-yash



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение