События

Тормышка ашкан нәзер 17.07.2020

Тормышка ашкан нәзер

Районыбызның бер үк җирлегендә мәчет тә төзелә, чиркәү дә яңартыла. Бу вакыйгалар үзе үк районыбызда милләтара татулык һәм дуслык турында сөйли.

Биш яшьлек бала нәрсә турында хыялланырга мөмкин? Игезәк малайлар үстерүче хезмәттәшемә шушы сорауны бирдем.

– Матур уенчык, тәмле ризык, – диде ул.

Ә менә биш яшьлек Ташкент малае Фаил Әхтәмов: “Мин мәчет төзим! ” – ди.

– Барыбыз да бу сүзләрне ишеткәч, бик гаҗәпләндек, – ди аның әнисе Рәсимә ханым.

– Бәлки үзегез, әтисе бик дини кешеләр булгансыздыр?

– Юк, аның әтисе коммунист иде.

Фаил биш яшенә кадәр йөри алмый. Билгеле, бик борчылалар инде аның өчен. Көннәрдән беркөнне стенага ябыша-ябыша тәпиләп китә малай һәм мәчет төзиячәген игълан итә.

Без алар белән Арча–Теләче юлы буенда яңа калкып чыккан мәһабәт мәчет бинасы янында очраштык. Алар дигәнем – Фаил үзе, әнисе Рәсимә, абыйсы Наил, җәмәгате Гөлшат.

– Мин нәзеремне 46 елдан соң үти алдым, – ди Фаил. – Аны үтәмичә балаларыма калдырып китә алмыйм бит инде.

Рәсимә ханым тумышы белән Мамадыш районыннан, ире Насыйбулла белән 7 бала үстерә алар, 6 малай, бер кыз. Насыйбулла вафат булгач барысы бергә җыелып Татарстанга кайталар, Буада берничә ел яшәгәч, Казанга якын дип, Арчага урнашалар.

Фаил Әхмәтов икенче төркем инвалид, ул халык медицинасы ярдәмендә кешеләрне төрле авырулардан дәвалый.

– Миңа бу урынны Хәлим хәзрәт тәкъдим итте, – ди Фаил Әхтәмов. – Юлдан үтүчеләр өчен дә уңай булыр, – диде.

Әлегә яңа мәчет ялгыз булса да, киләчәктә аның тирә-ягында йортлар төзеләчәк. Хәзер үк бу бина безнең яклар өчен гадәти булмаган архитектурасы белән игътибарны үзенә тарта.

– Сәмәрканд якларында мәчетләр шундый, – ди Фаил әфәнде. – Җиде айлы мәчет булачак ул. Мәчеткә әтиебез хөрмәтенә Насыйбулла дип исем куштык.

Бу кешеләргә тирән ихтирам белән янәшәдәге Төбәк-Чокырча авылына киттем. Анда да сәяхәтем Аллаһ йортына иде. Мөхәммәт Мәһдиев “Кайсы гына яктан карасаң да Төбәк-Чокырча чиркәве күренә”, – дип язган. Узган гасыр ахырларында ул алай түгел иде инде. Түбәсез калган тарихи һәйкәл булырлык бина кар-яңгырлар астында җимерелә барды. Ул шулай үләргә хөкем ителгән кебек иде инде. Әмма изге күңелле кешеләр башкача уйлаган. Әби-бабалары Төбәк-Чокырчадан булган Павел Добрынин Рязаньда яши, шуннан торып чиркәүне торгызуны башлап җибәргән, иганәчелек ярдәме күрсәтеп тора. Авылның ир-егетләре алтарьны, тәрәзәләрне ясаган, түбә япкан. Шушы авылда туган, хәзер читтә яшәүче Надежда Михееваның да ярдәме зур.

Чиркәүне төзекләндерү дәвам итә, шуңа да карамастан, биредә дини бәйрәмнәр үткәрелә, гыйбадәт кылалар инде. Киләчәктә изге Герман чиркәве яңадан элеккеге хәленә кайтыр, дигән ышаныч белән яши авыл халкы.

Мәчет һәм чиркәүгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар:

Насыйбулла мәчете төзелешенә:

Сбербанк 4276620037867573

Ахтямов Фаиль Насибуллаевич



Герман чиркәвен төзекләндерүгә:

ИНН/КПП 1609037619/160901001,

Банк получатель: отделение “Банк Татарстан” №8610 ПАО Сбербанк, БИК банка получателя 049205603,

р/с МРОПП свт.Г.Казанского 40703810762000002232.

Назначение платежа: пожертвование на восстановление церкви с.Тюбяк-Чекурча

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/tormyshka-ashkan-nzer



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение