События

Арча районы оешуга 90 ел 10.08.2020

Арча районы оешуга 90 ел

1930 елның 10 августында ТАССРда административ берәмлек буларак кантоннар үзгәртелеп 46 район төзелә, бу документта тугызынчы номерда Арча районы да күрсәтелгән.


Рухи таулар Ватаны, син, Арча!

Сүнмәс яшьлек Ватаны, син, Арча!

Дан - шөһрәтләр Ватаны, син, Арча!

Ватанымның ал таңы, син, Арча!




1930 елның 10 августында ТАССРда административ берәмлек буларак кантоннар үзгәртелеп 46 район төзелә, бу документта тугызынчы номерда Арча районы да күрсәтелгән. Бүген Татарстанда иң зур районнарның берсе булган Арча районы оешуга 90 ел. Шул уңайдан “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә “Арча ягы – данлы төбәк” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Биредә Арча районының үткәне һәм бүгенгесе турында сөйләүче китаплар, төрле елларда чыгарылган буклетлар, газета-журналларда чыккан мәкаләләр, фотолар, Арча районында җитәкче булып эшләгән шәхесләр турында мәгълүматлар белән танышырга мөмкин.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archa-rayony-oeshuga-90-el



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение