События

Кушлавыч авылына Татарстан велоберлеге җитәкчеләре кайтты 23.08.2020

Кушлавыч авылына Татарстан велоберлеге җитәкчеләре кайтты

Кушлавыч авылына #тукайюлы бренды әйдәманнары, Татарстан Республикасы велоберлеге җитәкчеләре Илдус Янышев һәм Дамир Сафин кайтты, дип хәбәр итә район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов үзенең шәхси Инстаграм битендә. 

Очрашу Россия дәүләт флагы көнендә булуы белән үзенчәлекле. Алдагы көнне 90 километр юл үтеп кайткан кунаклар "Тукай эзләре" буйлап йөрде, "Мулла чишмәсе" суыннан авыз итте, төзекләндерелгән истәклекле урыннарда булды.

Алар шулай ук мәдәният, мәгариф оешмаларында булдылар, Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәт каберенә зиярәт кылдылар. Авыл кешеләре белән очрашып, Тукай юлы милли-мәдәни бренды турында фикер алыштылар. 

"Тукай юыл" күчтәнәче итеп Илдус әфәнде шәхси умарталыктан бал алып китте. 

Илфар Әюпов

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kushlavy-avylyna-tatarstan-veloberlege-itkchelre-kaytty



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение