![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Үрнәктә чишмәләр территориясен чистарттылар
Табигатьне саклау акциясен Урман хуҗалыгы урта мәктәбенең урманчылыгында тәрбияләнүчеләр үткәрде.
Укучылар һәм укытучылар «Ана чишмәсе», «Һидият чишмәсе», «Ишморат чишмәсе» һәм «Наратлык чишмәсе» су чыганаклары әйләнә-тирәсен тәртипкә китерде. Чишмәләрнең исемнәре язылган аншлаглар да урнаштырдылар.
«Чишмәләребезне саклыйк» табигатьне саклау акциясе «ЭКО стилендә яшәү» проектының бер өлеше булды.
«Чишмә — ул табигать могжизасы. Чишмәләрне карап тору, территорриясен чистарту бик мөһим», — диде урманчылыкта тәрбияләнүчеләрнең берсе Ильяс Галимов.
http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/rnkt-chishmlr-territoriyasen-chistarttylar