События

Язмышлары шулай язылган... 23.10.2020

Язмышлары шулай язылган...

Без быел сугышта хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөргән якташларыбызның күбесенең язмышын ачыклый алабыз.

Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган якташларыбызның язмышлары ачыклана башлагач мин “Сугышчан дан” клубы ассоциациясе рәисе Михаил Черепановка үземне кызыксындырган дүрт авылдашым турында мәгълүматлар тутырып анкеталар җибәрдем.

Аларның икесе әнинең абыйлары – Җамали һәм Әлтаф абыйларга кагылышлы. Икесен дә әни еш искә ала иде. Сәләхи бабайны, хуҗалыгы хәллерәк булганга (кара-каршы салынган ике өй әле дә шул килеш), башта колхозга алмаганнар. “Абыйлар өйгә кайтып еладылар”, – дип сөйләгән иде әни. Бераздан колхозга алалар, ишле гаилә анда да тырышып эшли. 1935 елда иген яхшы уңа (гектардан 10,2 центнер уңыш чыга, 1962 елга кадәрге иң зур күрсәткеч бу). Хезмәт көненә олау-олау ашлык китерәләр. “Шатлыктан бөтен гаиләбез белән еладык”, – дип искә ала иде әни.

Җамали абый сугышка китәргә чакыру килгәч 6 айлык кызы Әнисәне күтәреп соңгы тапкыр Корайван урамын әйләнә. Әлеге күренешне күз алдына китергән саен йөрәк өзгәләнеп куя.

Җамали абыйдан бер генә хат килә: “Без барган поездны бомбага тоттылар, камыш арасында су эчендә ятабыз...”

Җамали абый 1943 елның гыйнварында Ленинград өлкәсенең Киров районында һәлак булган.Әлеге хәбәрне алу кызы Әнисә апага насыйп булды.

Әлтаф абыйның да хәбәрен алдык. Ул 1943 елның декабрендә һәлак булган.

Мин эзләткән Диар абый турында. Аны хәтерләүчеләр сөйләве буенча бик тере, тәвәккәл, батыр егет булган ул. Безнең авыл ике урамнан тора иде, уртада тирән елга. Берзаман кич караңгы төшкәч шул елгадан ап-акка төренгән бер өрәк менә дә икән, кибет, амбарлар яныннан узып зиратка таба китә. Мондый хәлгә бөтен авыл әсәренгән, куркып өйдән чыкмаучылар да булгандыр инде. Әмма авылда батыр йөрәклеләр тагын бар бит. Берничә егет бакча башында сагалап торалар да, үтеп баручы “өрәкне” эләктереп тә алалар. Җәймәне ачып карасалар – Дияр басып тора!

Безнең авыл зиратында бик тә юан нарат бар иде. Изге кеше күмелгән кабер өстендә үсә, дип тә сөйлиләр иде. Менә шул гаять биек наратның куышына бал кортлары оялаган булган. “Дияр абый менә шунда менеп берничә чиләк бал алып төште”, – дип сөйләгән иде әти.

Бу батыр егетне (23 яшь кенә була әле аңа) сугыш башлануга беренчеләрдән булып хәрби комиссариатка чакырып гариза яздыралар. “Добровольный–мәҗбүри китәбез”, – дип саубуллашып чыгып китә ул һәм хәбәрсез югала. Хәзер ачыкланганча, 1942 елның июлендә илебез азатлыгын яклап һәлак була.

Безнең бик матур, тату яшәгән күршеләребез Кәбир абый белән Зөлфия апа бар иде. Хәзер алар мәрхүмнәр, шактый еллар инде кайчандыр гөрләп торган йортлары буш.

Кәбир абый да, Зөлфия апа да үз туганнарыбыз кебек якын  кешеләр иде.  Әтисе Мотаһир абый сугышка киткәндә малайга 2–3 яшь чамасы гына булган, ул аны бөтенләй хәтерләми. Бер төнне янгын чыгып, алар өйсез кала. Бөтен авыл җыелып өмәләр ясап өй күтәрәләр. Күпне күргән Хәбирә апаның гомере кыска булды, Кәбир абый бөтенләй ялгыз калды. Бик яшьтән өйләндерделәр аны. Күпербаштан Зөлфия дигән кызны алып менделәр. Җитезлеге, булганлыгы белән ул бик тиз авылның үз кешесенә әверелде.

Мин редакциядә эшли башлаган елларда авылга көн саен кайтып йөрдем. Иртән Күпербашка автобуска төшәм. Каршыга йөгерә-чаба менеп килүче Зөлфия апа очрый. Ул инде Күпербашка төшеп әнисенең хәлен белергә, нәрсәдер эшләшергә өлгергән. Ә бит әле өендә күпме бала-чага, эш, мәшәкать көтә. Өендәгесен эшләгәч колхоз эшенә йөгерәсе...

Кәбир абый да нәрсә кушсалар шуны башкарды, көтү дә көтте, озак еллар бригадир да булды.

Мөмкинлек булу белән мин Кәбир абыйның әтисе Мотаһир абыйның язмышын ачыклап карарга булдым. М.Черепановтан килгән җавапны  дулкынланып кулга алам: “Гыйлаҗиев Мотаһир Гыйлаҗи улы, 1911 елгы, Казан шәһәренең Сталин хәрби комиссариаты тарафыннан алынган, 1941 елның 16 октябрендә Ленинград өлкәсе, Киров районы, Саперная станциясе, Зур Ижора елгасы буенда һәлак булган”.

Кәбир абый! Минем сезнең яхшылыкларны онытканым юк, алар күңелдә якты истәлек булып саклана. Шуңа күрә әтиеңнең язмышын ачыклауны үземнең бурычым дип санадым. Аның турындагы хәбәрне район Мәдәният йортында кызыгыз Раиләгә тапшырдылар. Аның рәхмәт сүзләре, ихлас күз яшьләре күп нәрсәгә тора!

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/yazmyshlary-shulay-yazylgan


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение