События

Бөек якташыбызның олуг юбилее 08.01.2021

Бөек якташыбызның олуг юбилее

Бүген Гомәр Бәшировның тууына 120 ел

Арчаның базар мәйданы без барып җиткәнче арбалы атлар, җәяүлеләр белән әллә кайчан тулган. 
Як-ягына карасаң, исләрең китмәле! Әллә кайларга хәтле ун-унбиш рәт булып атлы арбалар тезелеп киткән. Бер арбадан икенче арбага сикереп-сикереп китсәң, әллә тагы Арчаның аргы башына, әнә теге яшел түбәле, алтын тәреле чиркәүләргә хәтле барып чыгарсың. Нинди генә арбалар, нинди генә атлар юк. Арба саен диярлек минем шикелле бер малай кисәге, йә кыз бала чөмәшеп утыра. Кайсы авызын тутырып базар калачы ашый, кайсының кулында алма, йә кыяр. Кеше ашаганны карап авыз суларыңны йотып утыру яхшы түгел, ди әни. Әти миңа да берәр тәмле әйбер алып килер әле”.

Бу өзек Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” дип исемләнгән автобиографик повестеннән алынды. Базар мәйданы 1924 елда Совет мәйданы итеп үзгәртелә, 2005 елда  мәйданда Халык язучылары аллеясы ачылды һәм анда ТАССРның халык язучысы, фольклорчы, СССРның Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гомәр Бәшировның да бюсты  урнаштырылган.

Гомәр абый балачагын, базарга килгән бәхетле көннәрен, егерменче гасырда үз башыннан үткәннәрне хәтерендә яңартып, Арча шәһәренең көннән-көн тәзекләнә, матурлана баруын сөенеп  күзәтәдер, һәм янәшәсендәге олпат затларыбызга аңлатып торадыр кебек. Әйе, Гомәр Бәшировның иҗаты тулы бер гасырны колачлый, аның “Сиваш” , “Намус” , “Туган ягым –яшел бишек”, “Җидегән чишмә”, “Гыйбрәт” кебек күренекле  романнары һәм повестьлары, халык иҗаты тупланган һәм балалар өчен язылган китаплары, хикәя һәм очерклары, тәнкыйть мәкаләләре бүген дә яратып укылалар һәм кулланыш табалар.

Туган авылы Яңасала мәктәбендә якташыбызның тормыш юлы һәм иҗаты яктыртылган музей бүлмәсе эшли, 2019 елда Гомәр абыйның туган нигезе урынында “Әдәби парк” ачылды. Арча шәһәренен бер урамына Гомәр Бәширов исеме бирелде, Югары Әзәк  авылында да аның исемендәге урам бар. Арча педагогия көллияте территориясендә  һәркемне “Арча районында туган шәхесләр – Татарстан Республикасының Габдулла тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары” стенды каршы ала, анда алты райондашыбыз турында мәгълүмат урнаштырылган. Бу олы бүләккә  язучы Бәширов Гомәр Бәшир улы 1996 елда “И язмыш, язмыш...” китабы өчен лаек була.

1925-1928 елларда Гомәр абый Арча контоны милиция идарәсендә тикшерүче булып эшләгән, ул йортта 1996 елда “Әдәбият һәм сәнгать” музее ачылды, үзе эшләгән бүлмәдә язучының шәхси әйберләреннән торган экспозиция урнаштырылган. Гомәр абый  музейга үзенең әсәрләрен, яшь язучыларның үзенә бүләк ителгән автографлы китапларын бик теләп бүләк итте. Ул Арчада оештырылган бәйрәмнәрдә катнаша иде, 1996 елның 2 мартында район алдынгыларын хөрмәтләү тантанасында Гариф Ахунов белән бергә катнаштылар һәм алар районыбызның Социалистик Хезмәт Геройлары, ТР ның Дәүләт премисе лауреатлары белән сәхнәдән чыгыш ясаганнар иде.

Гомәр абыйның улы Зөфәр Бәширов, күренекле фотограф, бик күп фотоальбомнар авторы, безнең музей белән даими элемтәдә тора. Аның үзенә дә 3 гыйнварда 83 яшь тулды. Телефоннан сөйләшкәндә: “Мин әтинең иҗатын туплау һәм өйрәнүне дәвам итәм, аның әсәрләре егерменче гасырда халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнергә мөмкинлек бирә, туган телебезне саклауга хезмәт итә” – диде ул.
“Халыкның иң зуп байлыгы, иң кадерле хәзинәсе – аның теле. Халык үзенең телен, мең еллар буена үстереп килгән, аны өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә җиткергән”, – дип яза Гомәр Бәширов. Аның бу сүзләре бүген аеруча актуаль яңгырый. Бөек әдибебез, татар теленең бөтен ямен, тәмен иҗатында чагылдырган Гомәр Бәшировның 120 еллык юбилее Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән 2021 елның башында булуы зур мәгънәгә ия. 


“Казан арты” тарих-этнография музее 
директоры урынбасары 
Шәфигулла Гарипов

http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/bek-yaktashybyzny-olug-yubilee


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение