События

Ярдәмне яшертен күрсәтергә кирәк 03.01.2021

Ярдәмне яшертен күрсәтергә кирәк

Арчадан 60 яшьләр тирәсендәге бер ханым (ул исемен әйтергә теләмәде, фотога дв төшмәде) хәйриячелек белән шөгыльләнүче Руслан Әһлиевка шалтырата.
- Минем 13 мең сум акчам бар, ятимнәргә, мохтаҗларга ярдәм итәсем килә, - ди ул.
Тик бер шарт белән: бүләкне үзе ала һәм тапшырганда үзе дә шунда булырга тели.
Яңа ел алдыннан Руслан Әһлиев, опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Рафия Яруллина әлеге ханым белән юлга чыгалар. Аларга мин дә кушылдым. Әлеге ханым белән танышасы килде. 
- Ярдәмне яшертен күрсәтергә кирәк, минемчә. Мин булышам, дип бөтен дөньяга кычкырасы юк. Иң мөһиме, Аллаһы Тәгалә кабул итсен, - диде ул. - Минем ике балам бар. Кечкенә чакларында акча җитмәүчелек нәтиҗәсендә бүләкләр белән кинәндерә алмадым. Гыйнвар башында улымның туган көне дә бит әле. Хәтерлим, әҗәткә акча алып, балаларга бәйрәм ясарга тырыша идем. Аллага шөкер, тәртипле булып үстеләр, үз тырышлыклары белән белем алдылар. Улым югары белемле, төзүче. Кызым шәфкать туташы. Хезмәт хаклары яхшы, гаиләләре бар, балалар үстерәләр. Мин бик шат алар өчен. Хәзер яңа ел бүләге ала алмаган ятимнәргә ярдәм итәсем килде.
Бу сүзләрне ул яшь аралаш әйтте. Елап җибәрүдән чак үзен тыеп калды. Күчтәнәчләр белән машина багажнигы тулган иде. Ни генә юк анда.
- Без Арчага килгәндә берәр җиргә кереп тәмле итеп ашап чыгабыз, - дигәне искә төште Иске Масрада яшәүче һәм ялгызы дүрт бала үстерүче Шукуржон Курбоновның. - диде Рафия Яруллина. - Без бу күчтәнәчләрне шуларга илтергә булдык.
Шукуржон үзе дә, балалары Фирдүс, Тимур, Артур, Мария бигрәк тә сөенечләреннән нишләргә белмәделәр. Аларның өстәл артында күчтәнәчләр белән чәй эчүләрен күреп торган изге күңелле ханымның күзләрендә яшь бөртекләре ялтырый иде.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/bu-khanym-nig-elyy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение