События

Казанбаш басуында алтын тапканнар? 29.01.2021

Казанбаш басуында алтын тапканнар?

Шактый еллар элек инде, мине “Казанбаш тракторчылары алтын коелмасы тапкан”, – дип, район эчке эшләр бүлегенә чакырдылар. Җитәкче өстәлендә чынлап та саргылт төстәге металл коелмасы ята иде. Ниндидер хәрефләре, номерлары да бар. “Казанга экспертизага җибәрәбез”, – диде җитәкче.

Соңрак әлеге табылдыкның бронза коелмасы булуы ачыкланды. Әмма барыбер Казанбаш басуына бронза коелмасы каян килгән, дигән сорау җавапсыз калды.

Быел Казанбашка баргач мин бу турыда сүз кузгаттым: “Ул бронза коелмаларны солдатлар төяп килә иде, – диде. – Хәрбиләр өчен бәрәңгегә киләләр, үлчәүгә әнә шул коелмалар белән керәләр дә, басуга менгәч ташлыйлар. Шулай “чумара” бәрәңге төяп китәләр.

Басу сөргәндә әнә шул бронза коелмаларның берсе калакка эләккән дә инде.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kazanbash-basuynda-altyn-tapkannar


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение