События

Якташыбыз, Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗановка 80 яшь! 07.03.2021

Якташыбыз, Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗановка 80 яшь!

Бу көннәрдә  үзенең олы юбилеен билгеләп үтүче якташыбыз, Татарстанның халык артисты  Шамил  абый Әхмәтҗанов белән шагыйрә, бик күп җырлар авторы Сания Әхмәтҗанова авылдашлар, районыбызның  Курса Почмак  авылыннан.  Туган  авылларында оештырылган төрле чараларда алар  еш очрашалар, авылдашлары белән бергә   үзенчәлекле бәйрәмнәр оештыралар.  Мәктәп музеенда аларның тормыш юллары һәм иҗатлары белән бәйле кызыклы материаллар белән танышырга мөмкин.

2019 елда Сания Әхмәтҗанованың соңгы елларда иҗат иткән шигырьләре, поэмалары, тарихи цикллары  тупланган “Язмышлар такыясы” дип исемләнгән китабы дөнья күрде.   “Арча поезды” шигырьләр циклында Арча районында туып-үскән олы шәхесләргә багышланган шигырьләр арасында авылдашы Шамил Әхмәтҗановка багышланган “Сорнай моңы илчесе” шигыре бар. Шигырьгә  кереш сүз итеп:  “Дөнья дәрәҗәсендә югары бәяләнерлек җырлар тудырган маэстро, авылдашым – Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗановка багышлыйм”, – дип  язган Сания Әхмәтҗанова  горурланып. Шамил Әхмәтҗановка багышланган бу шигырь юлларында җырчының биографиясе дә, җырлаган җырлары, бөтен  татар халкының аңа булган олы хөрмәте һәм ихтирамы чагыла. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сания Әхмәтҗанованың “Сорнай моңы илчесе” шигыре  хөрмәтле якташыбыз Әхмәтҗанов Шамил Сабир улына  якташлары исеменнән  80 яшьлек юбилее уңаенннан бәйрәм  котлавы  булып  ирешсен.                                                                                                                   

                                       

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/tatarstanny-khalyk-artisty-shamil-khmtanovka-80-yash


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение