События

Госман Бакировны тууына 125 ел тулды 12.03.2021

Госман Бакировны тууына 125 ел тулды

Фронтовик язучы Госман Бакировны тууына 125 ел тулу уңаеннан искә алу (12.03.1896 – 12.03.1982)

Бүген  балалар язучысы, Беренче һәм Икенче Бөтендөнья сугышларында катнашкан фронтовик язучы Госман Бакировның тууына 125 ел тулуны билгеләп үтәбез. Бу язманы әзерләгәндә без Арча шәһәрендә яшәүче ветеран укытучы , Госман Бакировның абыйсы Хәбибулланың оныгы  Гөлшат Хәнәфиева (Бакирова) язган материалларны кулландык, без аңа олы рәхмәтебезне белдерәбез. 

Моннан күп еллар элек Югары Курса авылы кешесе Ногман улы Фәтхулла Сеҗе якларында туып-үскән Шәмсениса  исемле кызга өйләнә, Шәмсениса әби Сеҗе авылындагы Галиевләр шәҗәрәсенә керә. Аларның бер-бер артлы дүрт уллары дөньяга килә: Хәбибулла, Нотфулла, Госман, Гомәр. 

Бакиров Госман Фәтхулла улы 1896 елның 12 мартында Югары Курса авылында урта хәлле игенче гаиләсендә туа. Җиде яшендә аны туган авылындагы җәдит мәдрәсәсенә укырга бирәләр, ул дөньяга мәшһүр мәгърифәтче Габденнасыйр Курсавиларны биргән Курса мәдрәсәсендә белем ала. Бу мәдрәсәне тәмамлагач, 16 яшьлек Госман үзенең мөгаллимлек хезмәтен башлап җибәрә. Ул башта күрше Симет, аннары Сарай-Чокырча авылларында 3 ел буе башлангыч мәктәпләрдә укыта. Аннары Госман солдатка алына. Солдатка алынган Госманны берникадәр әзерлек үтү белән, фронтка – ут эченә озаталар. Ул Украинадагы Австрия-Венгрия гаскәрләренә каршы сугышларда катнаша. Үзе хезмәт иткән хәрби берәмлек белән дошман кулына әсир төшәләр. 1918 елга кадәр Австриядәге Дебрецен шәһәрендә хәрби тоткын булып яшиләр.Ватанга әйләнеп кайткач, ул 1918-1922 елларда кабат Сарай-Чокырча, Югары Курса авылларында укытучылык хезмәтен дәвам итә.1923 елдан Казанда яши башлый, югары белем ала. Госман Бакиров “Яшь Ленинчы” газетасын оештыручыларның берсе. “Мәгариф” журналы редакциясендә җаваплы секретарь, китап нәшриятының укыту-педагогик редакциясендә редактор булып эшли.  

Аның балалар өчен латин графикасында язылган 1928 елда “Беренче җиңү”, 1930 елда “Башваткычлар”, 1934 елда “Яшәсен яшьләр”, 1935 елда “Безнең рапорт”, 1936 елда “Сафа балалары” исемле пьесалары языла һәм аерым китаплар булып басылып чыгалар.. Алар күбрәк балалар өчен, тәрбия темаларына, әти-әниләр өчен, мәктәп, пионерлар тормышы турындагы әсәрләр. Аның күпчелек әсәрләрендәге геройларның прототиплары туган авылы һәм кешеләре тарихыннан алынган. 

Госман Бакиров Казанның 18 нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фәнен укыткан вакытта, Астрахань якларыннан килеп, Казанда югары белем алган биология укытучысы Гөлсем Җамалетдин кызы белән таныша һәм алар гаилә коралар. Гөлсем апаның әтисенең туганы язучы Шәриф Камал була.  1926 елның 6 январенда кызлары Суфия  дөньяга килә. “Без шул мәктәпнең бер бүлмәсендә яшәгәнбез. Миңа 3 яшьләр булгандыр, әти нәшриятта эшли башлагач, безгә Ленин урамыннан ике бүлмәле квартира бирделәр”, – дип искә ала Суфия апа. Алар гомерләренең соңгы көннәренә кадәр шул квартирада яшиләр.  

Бөек Ватан сугышы башлангач, Госман Бакир үзе теләп, яңадан сугышка китә. Башта ул орудие командиры була. Язучы Риза Ишморат белән очрашканнан соң, аны “Ватан намусы өчен” исемле фронт газетасының хәбәрчесе итеп билгелиләр. Шулай итеп, ул сугышның ахырына кадәр алгы сызыкта була, Украина, Польша, Чехословакия җирләрен азат итүдә, Берлинны алу операцияләрендә катнаша. 

– Башта сугыш хәрәкәтләрендә катнашабыз. Сугыш тынып торган арада, редакция эше белән мәж киләбез, – дип сөйли иде Госман абый очрашкан вакытта. 

Госман Бакиров Украинадагы Тернополь шәһәрен азат итүдә 2 тапкыр – Беренче Бөтендөнья сугышы һәм Бөек Ватан сугышы вакытында катнаша. Ул сугыш кырында күрсәткән батырлыклары өчен “Кызыл Йолдыз”, “II дәрәҗә Ватан сугышы” орденнары,  “Берлинны яулаган өчен”, “Праганы азат иткән өчен” һәм “Германияне җиңгән өчен”медальләре белән бүләкләнә. 

Сугыштан соңгы елларда аның “Мыеклы бикә”, “Сиртмәле кое”, “Сугышчы көндәлегеннән”, “Партизан малай”, “Классташлар”, “Пьесалар”, ”Утлы тегермән”, “Моя учительница”,  “Укытучы апам”, “Бормалы  юллар” китаплары дөнья күрде.      “Ә ”Утлы тегермән” китабы – төрле әйберләр уйлап табарга яраткан Курса кешесен күздә тотып язылган әсәр. Фәйзиев Нурмөхәммәт абыйларның бабалары дип сөйләгән иде Госман ага, анда инде язучылык фантазияләре дә өстәлгән, билгеле,– дигән иде ул. Госман аганың кечкенә форматта китап булып басылып чыккан “Кар йорт” шигырен без ятлап та йөргән идек әле. 

Госман абый Югары Курса мәктәбенә укучылар белән очрашуга да кайта иде. Алтмыш ничәнче еллар булгандыр. Безнең укыган вакыт, Госман абый очрашуга кайтты. Ул биология кабинетына микроскоп, “Ефәк күбәләге” коллекциясе, татар теле һәм әдәбияты кабинетына “Муса Җәлил” альбомын бүләк иткән иде. 

1996 елда Госман Бакирның тууына 100 еллык датасын Урта Курса мәктәбе зурлап билгеләп үтте. Бу датаны билгеләп үтүне укытучы Бакирова Дания апаның улы – Мәтәскә мәктәбе директоры Хәкимов Данис абый киңәше белән башлап җибәрделәр. Данис Габделхәй улы оештыру эшләрендә үзенең киңәшләре белән ярдәм итте. Бу чараны үткәрүдә мәктәп укытучылар коллективы, укучылар, җирле үзидарә, Курса колхозы, бик күп көч куеп тырышканнар иде. Анда Арча район вәкиле буларак  Наил Газизович Габдрахманов та катнашты. Бу зур чараны күрү өчен авыл кешеләре дә мәдәният йортына агылды. Бу чарага Госман Бакировның кызы – медицина институты укытучысы, медицина фәннәре кандидаты, доцент Суфия Госман кызы да кайткан иде. Ул әтисе турында үзенең истәлекләрен сөйләде, аны шулай зурлап искә алган өчен үзенең рәхмәтләрен белдерде. Әтисенең шәхси әйберләрен мәктәп музеена тапшырды. Госман ага турында сөйләүләр укучыларның матур чыгышлары белән үрелеп барды. Госман Бакировның абыйсының малае – пенсиядәге укытучы, тарихчы, сугыш һәм хезмәт ветераны, мәктәп музеен оештыручы Гыйният Хәбибулла улы аның турында күп истәлекләр сөйләде”,– дип язган Гөлшат Гыйният кызы безнең музейга бүләк иткән истәлекләрендә. 

Госман Бакиров бик күп язучылар белән аралашып яши. Һәркайсы үзләренең басылып чыккан китапларын автографлар белән бер-берсенә бүләк итәләр. Бүләк итеп бирелгән китапларын да, Госман аганың басылып чыккан китапларын да аның кызы Суфия апа мәктәп музеена тапшырган. Урта Курса мәктәбенең музеенда Госман Бакирга багышланган почмак булдырылган, анда аның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле кызыклы материаллар тупланган.  

Суфия апа Госман абый белән Гөлсем апаны машина белән алып кайта, рульдә Суфия апаның ире Камаев Август абый була. Бу кайтуында Госман абый Югары Курсада булып, авыл урамнары буйлап җәяүләп үткән, балачак истәлекләрен яңартып, шактый озак йөреп кайткан. ”Үземнең яланаяклап, чирәмнәрендә тәгәрәп үскән туган авылым урамнары буйлап, җәяүләп үттем. Күңелемдә бик күп хәтирәләр яңарды”, – ди ул. Бу Госман Бакировның туган авылына соңгы кайтуы була.Ул 1982 елның 12 мартында вафат була. 

“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә Госман Бакировның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле материаллар тупланып барыла, аңа багышланган экспозиция эшли. Язучының кызы Суфия апа исән вакытта әтисе турында бик күп истәлекләр калдырды. Бүгенге көндә оныгы Айдар һәм башка туганнары музей белән элемтәдә торалар. Район хакимияте тарафыннан чыгарылган  китапларда Госман Бакировның да әсәрләре лаеклы урын ала. “Арча” радиосы аша аның тормыш юлы турында сөйлибез, әсәрләреннән өзекләр тәкъдим итәбез. ”Арча хәбәрләре” газетасында аның турында кызыклы язмалар басыла. 

Бу көннәрдә фронтовик язучы, талантлы журналист, мәгърифәтче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Госман Бакировны тууына 125 ел тулу уңаеннан искә алабыз. Без, музей хезмәткәрләре буларак, аның тормыш юлы белән бәйле материаллар туплауны, иҗатын барлауны дәвам итеп, киләчәк буыннарга җиткерү юнәлешендә даими эш алып барабыз. Балалар өчен кызыклы сәхнә әсәрләре, хикәяләре, сугышта күргәннәре турында автобиографик язмалары, әдәбият сөючеләр яратып укый торган повестьлары белән үзен күрсәткән якташыбыз Бакиров Госман Фәтхулла улы белән без чиксез горурланабыз. 

  

“Казан арты” тарих-этнография музее  

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов 


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/gosman-bakirovny-tuuyna-125-el-tuldy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение