События

Яңа Кенәрдә яшәүче Илфат үз куллары белән трактор җыйган 17.03.2021

Яңа Кенәрдә яшәүче Илфат үз куллары белән трактор җыйган

Яңа Кенәрдә агач эше осталары гына түгел, тимер һәм техника белән дус булганнар да бар. Шуларның берсе – Илфат Сабиров.

Сабировларның ишегалдына килеп керүгә, каршыда ук торган тракторга күзебез төште. Илфатның техника эшендә оста икәнлеген белгәнгә, үзе җыйган трактор шушыдыр, дип уйладык.

–  Бу минем бер ел элек җыйган тракторым. Узган елның гыйнвар аенда ясадым мин аны. Бер ай вакыт китте аңа, – дип таныштырды ул үзенең хезмәт җимеше белән.  

Илфат Яңа Кенәр авылында туып-үсә. Гаиләдә икенче бала. Урта мәктәпне, Үрнәктәге һөнәр агросәнәгать көллиятен тәмамлый, армиягә китә. Ил каршындагы изге бурычын үтәп кайткан Илфат Сабиров, туган авылында әти-әнисе янында төпләнә. 14 ел элек гаилә корып, тормыш иптәше Гөлназ белән ике ул үстерәләр. Авылдагы бер йортны сатып алып, каралты-кураны үзләренә яраклы итеп төзәтеп, йортны  да зурайта Илфат.

–  Узган ел өйнең кирпечтән салынган янкорма өлешен шушы тракторым белән күтәреп чыктым. 8  йөк машинасына сыярлык төзелеш кирәк-яракларын шуның белән ташыдым. Зур ярдәмче булды ул минем өчен. Башкарасы эшләр күп әле, – дип горурланып сөйләде ир. 

Тракторны гына түгел, һәр ел фасылында файдаланырлык трактор өчен җайланмаларны да үзе җыеп чыга Илфат. Кышын ул махсус җайланма белән кар чистартса, көзен һәм язын үзе ясаган сука белән бәрәңге бакчаларын эшкәртә. Язын бәрәңге утырта, бераз үскәч төбенә өя, көзен уңышны җыеп ала Илфатның тимер аты. Әлеге эшләрне башкаручы җайланмаларның һәркайсын иске тимер калдыкларыннан, машиналарның запас өлешләреннән туплый ул.

Үз куллары белән трактор ясау кечкенәдән килгән хыялы була Илфат Сабировның. Бала вакытта ул аны агачтан ясармын дип уйлый. Максатчан егетнең уй-хыяллары еллар узгач булса да тормышка аша. Хыялындагы тракторны ясап кына калмый, бүген рәхәтләнеп эшли һәм кешеләргә ярдәм дә итә ул.

– Шәһәргә китәсе килгән чакларың юкмы? – дип сорадым Илфаттан.

– Юк, бу турыда уйлаганым да булмады. Шәһәрдә яшәвемне күз алдыма да китермим. Гаиләм, үз йортым, ишегалдым, киң бакчам бар, Аллаһка шөкер! – диде тырыш Кенәр егете.    


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/yaa-kenrd-yashche-ilfat-z-kullary-beln-traktor-yygan


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение