События

9 декабрь — Ватан Геройлары көне 09.12.2015

9 декабрь — Ватан Геройлары көне

Арчаның Марат Лотфуллин исемендәге 2 номерлы урта мәктәбендә бу көн һәр елда истә калырлык итеп үткәрелә. Быел да шулай булды. Укучылар, шәһәрнең көньяк өлешендәге күп функцияле үзәк хезмәткәрләре эчтәлекле, матур чыгышлар әзерләнгән иде.

Бу көнне мәктәпкә хөрмәтле кунаклар — запастагы офицерлар Сергей Баһаветдинов, Юрий Козлов, Ренат Галиев килде. Алар үзләренең хәрби хезмәт юллары турында сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр.

Мәктәп әфган сугышында һәлак булган Марат Лотфуллин исемен йөртә. Кичәдә аның батырлыгы яңадан күз алдына килеп басты.

— Батырлыкка һәр көнне урын бар, — диде мәктәп директоры Руслан Низамов укучыларга мөрәҗәгать итеп. — Тәртипле булу, яхшы уку — үзе батырлык.

Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение