События

Арчалылар "Җиңү диктанты" язды 30.04.2021

Арчалылар "Җиңү диктанты" язды

Кичә, 29 апрель көнне Республикада акция узды

Арча районында "Җиңү диктанты" акциясе 4 мәйданчыкта барды. 

Арчаның 2нче урта мәктәбендә, 5нче гимназиясендә, 3нче башлангыч мәктәбендә һәм педагогика көллиятендә узган акциядә 170 кеше катнашты. Иң күп язучы 2нче мәктәпкә җыелган иде. Биредә район мәктәпләре укытучылары, хәрби комиссариат хезмәткәрләре үз белемнәрен тикшерде. 

Халыкара диктант Бөек Ватан сугышы елларына кагылышлы сораулар белән тест рәвешендә үтте. Барлыгы 25 бирем һәм аларны үтәргә 45 минут вакыт бирелгән .

"Сораулар алдан билгеле булмады, әлеге чара башланыр алдыннан 1сәгать алдан гына кулыбызга алдык һәм 14.00 сәг. генә өләштек"- диде район буенча куратор, район мәгариф идарәсе методисты Альбина Әхмәдиева.

Эшләнеп беткәннән соң, үтәлгән биремнәр җыеп алынды. "Алар Казанга җибәреләчәк, нәтиҗәсе 24 июньдә билгеле булачак. Һәркем үз билгесен шәхси кабинетыннан махсус номер аша белә алачак"- диде 5нче гимназиянең директор урынбасары Максим Ильясов.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archalylar-i-diktanty-yazdy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение