Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Арчада елның иң яхшы шахмат уйнаучы укучысын билгеләделәр
"Иң яхшы шахматчы-2021 " исеменә Арча муниципаль районы гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында шахмат буенча шәхси-команда ярышларының өченче этабы узды.
Буген Арча муниципаль районының Укучылар сарае базасында «Иң яхшы шахматчы-2021 " исеменә Арча муниципаль районының гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында шахмат буенча шәхси-команда ярышларының 3 нче этабы узды».
Ярышларның хөкемдарлары - Лотфуллин М.Л., Яхин А.У. - укучылар сараеның өстәмә белем бирү педагоглары иде.
Ярышларның баш сәркатибе Сафин Л. Я.
Барлыгы 53 укучы катнашты.
Ярышлар малайлар(егетләр) һәм кызлар арасында әйләнеш һәм швейцар системалары буенча , түбәндәге яшь төркемнәрендә үткәрелде:
1 төркем. 7-9 яшьлек малайлар һәм кызлар.
2 төркем. 10-12 яшьлек малайлар һәм кызлар.
3 төркем. 13-15 яшьлек егетләр һәм кызлар.
4 төркем. 16-18 яшьлек егетләр һәм кызлар.
Җыелган очколар саны буенча малайлар һәм кызлар арасында һәр яшь төркемендә 3 призлы урын билгеләнде. Малайлар һәм кызлар арасында призлы урыннар алган катнашучылар медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде. Призлы урыннарны алган командалар грамоталар белән бүләкләнде.
Шәхси урыннар:
1 нче төркем. 7-9 яшьлек кызлар:
1 урын- Әхмәтова Зәлинә, Иске Чүриле урта мәктәбе, тренеры Сәйфуллина Г. Ю.
2 урын- Леонтьева София, Иске Чүриле урта мәктәбе, тренеры Сәйфуллина Г. Ю.
3 урын-Шутько Арина, Иске Чүриле урта мәктәбе, тренеры Сәйфуллина Г. Ю.
1 нче төркем. 7-9 яшьлек малайлар:
1 урын-Заһидуллин Нияз, 6 нчы мәктәп, тренеры Яхин А.У.
2 урын-Гатин Алмаз, 6 нчы мәктәп, тренеры Яхин А.У.
3 урын- Гарипов Алим, 6 нчы мәктәп, тренеры Яхин А.У.
2 нче төркем. 10-12 яшьлек кызлар:
1 урын- Ибәтуллина Алсу, Иске Чүриле урта мәктәбе, тренеры Сәйфуллина Г. Ю.
2 урын- Гайнетдинова Самира, 5 нче гимназия, тренеры Яхин А.У.
3 урын-Закирова Ильзина, 5 нче гимназия, тренеры Яхин А.У.
2 нче төркем. 10-12 яшьлек малайлар:
1 урын- Заһидуллин Инсаф, 6нчы мәктәп, тренеры Яхин А.У.
2 урын- Хәлиуллин Айгуган, Шушмабаш урта мәктәбе, тренеры Вилданов Р. Г.
3 урын- Меграбян Артур, Иске Чүриле урта мәктәбе, тренеры Сәйфуллина Г. Ю.
3 нче төркем. 13-15 яшьлек кызлар:
1 урын-Сабирова Гөлия, 5 нче гимназия, тренеры Яхин А.У.
2 урын- Гарифуллина Рәлинә, Иске Чүриле урта мәктәбе, тренеры Сәйфуллина Г. Ю.
3 урын- Нурмиева Алия, 6 нчы мәктәп, тренеры Яхин А.У.
3 нче төркем. 13-15 яшьлек егетләр:
1 урын- Саттаров Алмаз, Лесхоз урта мәктәбе, тренеры Шакиров И.Х.
2 урын- Нурмиев Рөстәм, Арчаның 1 нче мәктәбе, тренеры Яхин А.У.
3 урын- Мөхәммәтҗанов Камил, 5 нче гимназия, тренеры Яхин А.У.
4 нче төркем. 16-18 яшьлек кызлар:
1 урын-Хәмидуллина Гүзәл, Арчаның 1 нче мәктәбе, тренеры Яхин А.У.
2 урын-Фәйзрахманова Әминә, Иске Чүриле урта мәктәбе, тренеры Сәйфуллина Г. Ю.
3 урын-Минҗанова Роза, Апаз урта мәктәбе, тренеры Миннебаев Х. Х.
4 нче төркем. 16-18 яшьлек егетләр:
1 урын-Абдуллин Илназ, Арчаның 1нче мәктәбе, тренеры Яхин А.У.
2 урын-Әмиров Әмир, Апаз урта мәктәбе, тренеры Миннебаев Х. Х.
3 урын- Демухаметов Алан, 2 нче мәктәп, тренеры Лотфуллин М. Л.
Команда урыннары: Башлангыч мәктәпләр арасында:
1 урын - 3 нче мәктәп, тренеры Зәйнуллин Х. Х.
Урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында:
1 урын-Иске Чүриле урта мәктәбе, тренеры Сәйфуллина Г. Ю.
2 урын- Арчаның 1 нче мәктәбе, тренеры Яхин А.У.
3 урын - Арчаның 6 нчы мәктәбе, тренеры Яхин А.У.