События

Министр Арчада 27.07.2021

Министр Арчада

Марат Җәббаров авыл эшчәннәре алдында торган бурычларга тукталды.

27 июльдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары–авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Арча районына килде. Аны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.

Марат Җәббаров “Яңарыш” ширкәтенең Иске Чүриле авылында яңа төзелә торган сөтчелек комплексында булды. Биредә 300әр сыерга исәпләнгән биш торак төзү күздә тотыла. 300 баш сыерны быел ук кертәчәкләр.

Министр белән район башлыгы вертолетта иген кырларын карап үттеләр. “Кырлай” ширкәтенең сугарыла торган бәрәңге басуында хуҗалык җитәкчеләре белән киңәшмә булды. Илшат Нуриев игеннәрне урып-җыюның барышы, терлек азыгы әзерләүнең торышы белән таныштырды.

Марат Җәббаров авыл эшчәннәре алдында торган бурычларга тукталды. Бүген беренче чиратта булган уңышны  югалтуларсыз җыйнап алырга, терлекләргә җитәрлек азык әзерләргә кирәк.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ministr-archada


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение