События

Авыл көче 06.09.2021

Авыл көче

Татарстан Республикасында быел “Мөмкинлекләр чоры” дип аталган яшьләр туры беренче тапкыр авылларда үтә. 22 августтан 10 сентябрьгә кадәр 100 авыл территориясе яшьләре республика районнарында яшьләр сәясәтен комплекслы үстерүнең стратегиясен эшлиләр һәм тормышка ашыралар.

6 сентябрьдә шундый тур Арча районының Наласа авылында үтте. “Авыл көче” дип аталган эшлекле уен кысаларында авыл яшьләре авылның киләчәген нинди итеп күрергә теләүләре турында фикерләрен әйттеләр, тәкъдимнәр керттеләр.

Әлеге кызыклы чарада Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгының территорияләр белән эшләү буенча секторы мөдире Илнур Сәгыйтов, проектлар җитәкчесе Кристина Фазлыева, авыл Мәдәният йортлары мөдире  Ямаш Столяров, Арча район башкарма комитеты җитәкчесе Расул Мөхәррәмов, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов, Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова катнашты.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/avyl-kche


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение