События

11 сентябрьдә М.Мәһдиев кызы Гәүһәр ханымның туган көне 10.09.2021

11 сентябрьдә М.Мәһдиев кызы Гәүһәр ханымның туган көне

11 сентябрьдә, районыбызның Казанбаш авылында көзнең мул уңыш биргән һәм алтын-сары төскә манылган мизгелендә Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы, галимә, язучы, С.Сөләйманова, Г.Державин исемендәге әдәби премияләр иясе Гәүһәр Хәсәнова дөньяга килгән көн. Гәүһәр Мөхәммәт кызы әтисенең иҗади мирасын халыкка җиткерү өстендә күп эшли. Аның тырышлыгы белән “Мөхәммәт Мәһдиев: Язучы турында замандашлары”, 5, 10 томлык “Сайланма әсәрләр”е дөнья күрде. Ул, тәрҗемәче буларак, Татарстан Язучылар союзы әгъзасы. Гәүһәр ханым татарчадан рус теленә тәрҗемә иткән авторлар арасында Аяз Гыйләҗев, Марсель Галиев, Ркаил Зәйдулла, Әхәт Гаффар, Зиннур Хөснияр, Факил Сафин, Әнәс Хәсәнов, Фәнис Яруллин, Туфан Миңнуллин һәм әлбәттә, әтисе Мөхәммәт Мәһдиев тә бар. Гәүһәр Хәсәнова “С востока свет” исемле китабында М.Мәһдиев әсәрләренең бер өлешен рус теленә тәрҗемә итеп, укучылар хозурына җиткерде. Ул Мөхәммәт Мәһдиев музее эшчәнлеге белән нык кызыксынып яши, һәрдаим әтисенең иҗади тормышы белән бәйле, кызыклы, файдалы экспонатлар туплап, музей фондын баетуга үзеннән зур өлеш кертә. Аның белән тыгыз элемтәдә яшибез. Гәүһәр ханымның әтисе Мөхәммәт Мәһдиевнең иҗади мирасын халыкка җиткерү өстендә күп эшләвенә сөенәбез, аның белән горурланабыз. Якташыбызның иҗаты татар милләтен озак еллар сөендереп, илһамландырып яшәсен!

Гәүһәр Мөхәммәтовна! Сезне туган көнегез белән котлыйбыз. Сезгә сау-сәламәт булып, җан тынычлыгы, күңел көрлеге белән яшәргә язсын. Хәерле гомер, якты киләчәк, балаларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез.

Тормыш юлыгыз һәрчак балкып торсын,

Ягымлы, шат булсын күңелегез.

Озын гомер, бәхет-шатлык белән

Бер кайгысыз үтсен гомерегез.

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее җитәкчесе

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/bgen-mmdiev-kyzy-gr-tugan-kn


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение