События

Арчада “Зур этнографик диктант” яздылар 06.11.2021

Арчада “Зур этнографик диктант” яздылар

3 ноябрьдә “Зур этнографик диктант” халыкара акциясе башланды. Әлеге акциягә безнең район халкы да кушылды. Арчада 5 мәйданчыкта район Иҗтимагый Совет әгъзалары, Үзәкләштерелгән китапханә, Мәдният йорты, Арчаның 6нчы мәктәбе, “Казан арты” тарих-этнография музее коллективлары белемнәрен сынады. Алар 45 минутта 30 сорауга җавап язды.

“Зур этнографик диктант” акциясе 3 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Диктантта теләгән һәр кеше катнаша ала. Аның өчен https://2021.miretno.ru/ сайтына кереп теркәлү узарга һәм бирелгән сорауларга җавап бирергә кирәк. Утыз биремнең егерме – федераль, унысы төбәккә карый. Барлык сорауларга да җавап биреп бетергәч, катнашу турында сертификатны чыгарырга була.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archada-zur-etnografik-diktant-yazdylar


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение