События

Арчаның 10 нчы номерлы балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнәләр 11.01.2022

Арчаның 10 нчы номерлы балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнәләр

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү бүгенге көндә аеруча мөһим.

Арча районының "Чишмәкәй" балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дә өйрәнәләр. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү бүгенге көндә аеруча мөһим. Балаларда ут белән сак эш итү күнекмәләрен тәрбияләүдә әти-әниләр дә, тәрбиячеләр дә бердәм эшләргә тиешләр. Балаларның күпчелек вакытларын өйдән тыш, балалар бакчасында үткәрүләрен исәпкә алсак, янгын куркынычсызлыгы нигезләренә өйрәтүдә тәрбияче төп рольне башкаруын аңлавы кыен түгел. Шуңа да әлеге теманың актуальлеген аңлап, "Чишмәкәй" балалар бакчасында елга ике тапкыр янгын куркынычсызлыгы буенча айлыкка старт бирелә.
Әйтергә кирәк, балаларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү җиңел түгел. Бу бакча коллективының уртак, тынгысыз эше нәтиҗәсендә генә мөмкин. Ә айлык барышында үткәрелгән барлык чараларның максаты- гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда балаларның үзләрен дөрес тотарга, ни эшләргә кирәк булуын өйрәтүдән гыйбарәт. 
Айлык барышында барлык төркемнәрдә дә әти-әниләр почмакларында янгын куркынычсызлыгы турында мәгълүмат урнаштырыла. Шулай ук, төркемнәрдә тематик дәресләр дә үткәрелә. Гомумән, айлык барышында бакча тәрбиячеләре төрле чаралар үткәреп, балаларның белемнәрен системалаштыралар, ныгыттыралар.
Узган елның декабрь аенда исә тәрбиячеләр Гөлназ Фәйзуллина белән Лиана Хисмәтуллина уртанчы төркем балалары белән "Ут белән шаярма" дип исемләнгән чара үткәрде. Чарага кунаклар: Арча һәм Әтнә муниципаль районнары буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын куркынычсызлыгына күзәтчелек итү бүлегенең  дәүләт инспекторы Илгизәр Исмәгыйлев, ВДПОның Арча бүлекчәсе инструкторы Миләүшә Рәхимова да чакырылган иде. Кунаклар балаларга ут белән уйнау куркынычы турында сөйләделәр, кызыклы сораулар бирделәр.
Уртанчы төркем балалары тәрбиячеләре җитәкчелегендә ике командага бүленеп ярыштылар, шигырьләр дә сөйләделәр, җырладылар, сорауларга да җаваплар эзләделәр. Әлбәттә, балаларның чыгышлары янгын куркынычсызлыгы темасына карата төзелгән иде. 
Чара ахырында Илгизәр Исмәгыйлев, Миләүшә Рәхимова балалар һәм тәрбиячеләр алдында чыгыш ясап, шундый күңелле һәм мавыктыргыч чара үткәргәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткереп, аларга киләчәктә дә исәнлек, имин тормыш, уңышлар теләделәр.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archany-10-nchy-nomerly-balalar-bakchasynda-yangyn-kurkyny...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение