События

Арчабызның җиңүләргә ирешкән яшь талантлары 05.02.2022

Арчабызның җиңүләргә ирешкән яшь талантлары

С.Сәйдашев исемендәге зур концертлар залында иртәге көн йолдызчыклары чыгыш ясады.

Анда “Звезды из завтра” дип аталган яшь музыкантлар өчен Республикакүлəм иҗади проект лауреатларының гала-концерты булды. Концертта Арча балалар сәнгать мәктәбеннән Самат Минһаҗев (җитәкчесе Булат Гайнуллин), Илзирә Сираҗиева (Чулпан Харисова) катнашты. Алар Татарстанның həм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге "LA PRIMAVERA" камера оркестрына кушылып чыгыш ясадылар.

Арча сәнгать мәктәбе өчен 2022 ел бер-бер артлы җиңүләр белән башланып китте. Җырда да, сөйләм, уен коралларында уйнау буенча да алар алдынгы урыннарда.

23 гыйнварда икенче музыкаль «Балалар премиясе - 2022» тамашасы узды. Әлеге чарада “Балалар премия”се лауреатлары бүләкләнде һәм балалар татар эстрадасы артистлары белән бергә җырлады. Анда Арчадан сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге укучысы Алия Төхвәтуллина (җитәкчесе Гөлнара Сабирова) катнашты. Ул музыкаль телевизион балалар премиясенә ия булды.

–  Алия 2 яшьтән Арча балалар сәнгать мәктәбенә йөри, 3 яшьтән жырлый башлады. Бик күп бәйгеләрдә 1 дәрәҗә лауреат булды. “Туган Тел” телевизион каналына тапшыруларга даими чакырып торалар. “TMTV” каналыннан да үзләре чакырдылар. Азат Фазлыев белән дуэт булып жыр башкардылар. – диде кызы белән бергә әлеге тантанада катнашкан Гөлназ Төхвәтуллина. – Жырга килгәндә, кечкенә кызым Алия әтисенә ошаган. Әтисе бик матур жырлый анын. Арча балалар сәнгать мәктәбе директоры Гөлнара Сабировага рәхмәт әйтәсем килә. Алиянең вокал укытучысы да ул. Шулай ук фортепиано укытучысы Ләйлә Минһаҗевага, Алиянен укытучысы Лилия Ганеевага, яшь талантларны ачуда булышкан TMTV телевизион каналына, Туган Тел телевизион каналына рәхмәтлемен, Алияне ин беренче сәхнәгә Миляуша апасы алып менде, “Әнием” дигән жыр башкардылар алар. Шуннан бирле кызым сәхнәдән төшми.

Алия "Яңа ел йолдызы" республика балалар бәйгесендә дә уңышлы чыгыш ясап, беренче дәрәҗә дипломга лаек булган.

26 гыйнварда Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры бинасында "Әтнә сандугачы" бәйгесенең Гала концерты булды. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге укучысы Адилә Гатауллина (укытучысы Чулпан Харисова) ике тур үтеп, Гала-концертта чыгыш ясады һәм лауреат исеменә лаек булды.

Диана Алмаева Казан шәһәрендә узган “Метелица 2022” Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап III дәрәҗә лауреат исемен яулаган. Укытучы Гүзәл Минхәерова Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Бу Лиананың беренче уңышы гына түгел. Ул кечкенәдән сәхнәдә, җырлавы, моңлы тавышы, үз-үзен чын артистларча тотуы белән сокландырып килде. Әле дә җиңүләргә дә ирешә кыз.

Менделеевск шәһәрендә узган “Шире круг” IV Төбәкара фестиваль-бәйгесендә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары аеруча уңышлы чыгыш ясадылар. Альмира һәм Нәзир Фәхретдиновлар җитәкләгән халык уен кораллары оркестры II дәрәҗә лауреат булды. Халык уен кораллары бүлеге укучылары Булат Хәлиуллин (җитәкчесе Булат Гайнуллин), Илназ Хафизов (Нәзир Фәхретдинов) өченче дәрәҗә лауреат исемен яуладылар.

Казан шәһәрендә узган "Илһамият" Халыкара сөйләм һәм җыр сәнгате бәйге-фестивалендә вокал бүлеге укучысы Эльза Тимергалиева (Альбина Фатыхова) һәм театр бүлеге укучысы Эльза Минашаева (Ләйсән Ахунова) II дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!

“Классик гитара” белгечлеге буенча музыка бүлеге укучысы Даниил Чугунов (Милеуша Алеева) “Талантлар планетасы” дигән Бөтенроссия фестиваль-бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап, I дәрәҗә лауреат исемен яулады.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archabyzny-ilrg-ireshkn-yash-talantlary


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение