События

Арчада язучы Зиннур Хөснияр белән очрашу 07.06.2022

Арчада язучы Зиннур Хөснияр белән очрашу

Арча сәнгать мәктәбендә язучы, "Сәхнә" журналы мөхәррире Зиннур Хөснияр белән очрашу булды. "Хур кызлары" дигән романы буенча укучылар белән конференция узды. Ул очрашуны Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре оештырды. уйландыра торган очрашу булды ул. Язучылар күп. Әмма үзешчән язучылар күбрәк вакыйга сөйләү белән мавыгалар. Вакыйгаларны язу ул әдәби әсәр түгел. Образлы итеп жанрны тудыра белергә кирәк. Хикәя, повесть, роман язу ансат эш түгел. "Үзешчәннәргә киңәшләрегез", -- дип тә сорадык язучыдан. "Күп укырга кирәк, -- диде Зиннур Хөснияр. -- Мин малайны кечкенәдән укырга өйрәттем. әлбәттә баланың укыйсы килмәде. Әмма мин мәҗбүр иттем. Татарчаны да, урысчаны да, инглизчәне дә укырга өйрәнде малай. Хәтта качып укый башлады. Хәзер ул финансист булып эшли. "Әти, китап уку мине уйлый, фикерли, яза белергә өйрәтте", -- ди хәзер. Зиннур Хөснияр башлап язучыларга да шушы фикерне әйтте. Күп укырга кирәк. Классикларның әсәрләрен укып өйрәнергә. 

https://www.youtube.com/watch?v=XlYwCCvEFkU


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archada-yazuchy-zinnur-khsniyar-beln-ochrashu-video


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение