События

Руслан Әһлиев: “Ярдәм итә алуыма шатмын” 05.06.2022

Руслан Әһлиев: “Ярдәм итә алуыма шатмын”

Арчадан Руслан Әһлиев станциядә яшәүче 16 яшьлек тумыштан инвалид Динә Йосыповага коляска алу өчен сертификат тапшырды.

Миңа бу хакта бишенче балалар бакчасы җитәкчесе Лилия Шәйхетдинова җиткерде. “Балага ярдәм кирәк, синең булыша алганыңны беләм, шуңа мөрәҗәгать итәм”, – диде ул.

– Резеда апа белән очраштым. Коляска 66 мең сум тора, диде. Әмма бераздан борчылып бәясе йөз мең сумнан артуы турында шалтыратып әйтте. “Алындым, эшлим, борчылмагыз”, дидем. Бәясе үскәч бераз сузылды, әмма сүземдә тордым, өч ай эчендә җыйдым – диде Руслан.

Ә үткән атнада ул кызның әнисе Резеда ханымга шул 100 мең сум акчаны да бирде. Табибларның: “Йөри ала торган бала түгел, баш тартыгыз”, диюенә карамастан, Резеда ханым баласын калдырмый, аны карауга бөтен көчен, энергиясен бирә. “Аңлый, сөйләшә алмый, әмма колагы ишетә, тик күзләре күрми. Ашыйсың киләме, дисәң, реакция бирә, сөенә. Әтисе ясаган коляскада утырып тора. Тик хәзер ул искерде дә, Динә дә үсеп китеп сыймый башлады. Яңасын ясарга әтисе өлгерә алмады, үлеп китте. Сатып алырга акча юк. Даруларга гына күпме китә бит. Бер пенсиягә генә нәрсә аласың”, –  дигән иде бер аралашканда Резеда ханым.

Районда ул вакытта “Йөрәктән йөрәккә” дигән шәфкатьлелек марафоны бара иде. Ул ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллинага мөрәҗәгать иткән. “Аннан 20 мең сум акча бирделәр, газетадагы мәкаләдән соң бераз акчалата булыштылар. Ул гына җитми иде, өстәвенә бәя бермә-бер артты. Минем беркайчан да ярдәм сораганым булмады, әмма Руслан булышам, дигәч, сөенечем эчемә сыймады”, – диде Резеда Йосыпова.

Руслан бик кызыклы шәхес. Кызганыч, андый кешеләр арабызда бик сирәк. Ул ярдәмгә мохтаҗларның берсен дә читтә калдырмый.

– Мин Күпербашта әби-бабайда үстем. Мөмкин булганча кешеләргә ярдәм ит, берәүне дә аерма, дип өйрәттеләр. Кечкенәдән кемгә, ничек ярдәм итәргә була – кул сузарга әзер идем, – ди ул.

Бервакыт машинасының багажнигын күреп алдым. Өч савыт, өчесендә өч төрле азык – кышкы салкыннарда урамда йөргән хуҗасыз песиләргә, этләргә, шулай ук кошларга. Аларның телләре юк бит, мин ач, дия алмыйлар, кар астында азык та юк, шуларга бирәм, ди.  

– Станциядә әниләр белән фатирда торганда мәктәптән кайткач подъезд тирәсендәге песиләрне ашата идем. Күршеләр ияләштермә, дип сүгәләр. Ә мин алар яныннан тыныч кына үтеп китә алмыйм, – диде Руслан.

Әле дә ул башкарган изге-лекләрен бармак белән генә санап та бетереп булмый. “Светофор”, “Победа” кибетләрендә “Без бергә” дигән Бөтенроссия акциясе кысаларында “Изгелек кәрҗине” булдыручы да Руслан. Ярдәм итәргә теләгән һәр кеше берәр ризык алып шул кәрҗингә сала, җыелган әйберләрне капларга тутырып Руслан мохтаҗларга тапшыру өчен халыкны социаль яклау бүлегенә илтеп бирә. Авыр хәлле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның да күңелен күрә. Опека бүлегеннән сорашып, шундый гаиләләрдә тәрбияләнүчеләрне кафеларда ашатып чыга.

– Арчадагы “Пицца-бургер”, “Филадельфия”, “Кайнар бургер” нокталарына мөрәҗәгать итәм, алар бушка ашаталар. Шәхсән үзем Иске Масрадагы ялгызы 4 бала тәрбияләүче ата Шукуржон Курбоновка ярдәм итәм, – диде Руслан. – Минем үз командам бар. Биш ел элек биш кеше идек. Хәзер 200гә якын җыелдык. Барысы да гап-гади кешеләр (акчалары күп булганнар ярдәм итәргә бик атлыгып тормыйлар). Динә турында ишеткәч тә шунда ук кушылдылар. Казанда яшәүче Руслан Миннулин 20 мең сум күчерде. “Кыз балага ярдәм итә алуыма шатмын. Акча җыюны оештырганыгыз өчен рәхмәт”, – диде ул. Ярдәм кулы сузган кешеләрнең үзләренә рәхмәтемне белдерәм. Сез булмасагыз, мин бу акчаны җыя алмас идем.

Мохтаҗларга ярдәм күрсәтү нияте белән Руслан Әһлиев командасына керергә теләүчеләр булса, шәхсән үзенә шалтыратырга мөмкин. Телефон номеры – 89625562525. Ярдәм күрсәтү ул кемнәрнеңдер күңеленә өмет өстәү, шатлык бүләк итүгә тиң. Руслан барысына да вакыт таба – эше дә бар, йөрәгендә изгелек кылырга урын да зур.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ruslan-liev-yardm-it-aluyma-shatmyn


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение