События

Мөнәҗәтләр – халык байлыгы 06.06.2022

Мөнәҗәтләр – халык байлыгы

Район мәдәният идарәсе, Арча район Мәдәният йорты тарафыннан “Мөнәҗәтләр – рухи мирасыбыз” дигән бәйге игълан ителгән иде.

Бәйге Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырылды. Ул онлайн-форматта үтте. Бәйгедә катнашу өчен мөнәҗәт башкарганны видеога яздырырга һәм электрон адрес-ка җибәрергә генә кирәк иде. Бәйгедә 7 яшьтән алып балалар катнаша алды. Ә өлкәннәрнең яше чикләнмәде.

Видеофайллар 2022 елның 5 маеннан 19 маена кадәр кабул ителде. Бәйгенең төп шартлары – башкару осталыгы, эчтәлекне эмоциональ яктан ачып бирә белү, ачык дикция һәм аһәңле яңгыраш, интонация, репертуар, сәхнә костюмының ислам кануннарына туры килүе. 

– Мөнәҗәтчеләрне 7-12, 13-25, 26-40, 41-60, 60тан өлкәнрәкләр яшь категорияләренә бүлеп бәяләдек. Шулай ук “Иң өлкән мөнәҗәтче”, “Күмәк башкару” номинацияләре дә булдырдык, – диде район Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе, жюри рәисе Ләйлә Хәкимова. – Бәйгегә 87 эш килде. Катнашучылар саны шулкадәр күп булыр дип көтмәгән идек. Татар фольклорының иң борынгы жанры булган мөнәҗәт алай ук киң таралган дип тә уйламадык. Әмма, чынлыкта, киресе килеп чыкты. Әтнә, Мамадыш, Кукмара, Саба, Теләче, Балтач, Яшел Үзән, Югары Ослан, Биектау районнарыннан, Казаннан, хәтта Башкортстаннан да катнашучылар булды. Үзебезнең Арча районы кешеләре дә зур активлык күрсәтте.

Нәрсә соң ул мөнәҗәт? Кайберәүләрдә шундый сорау туарга мөмкин. Чөнки, чыннан да, ул бүгенге көндә киң яңгыраш тапмый. Мөнәҗәт – гарәп сүзе. Аллаһка сыгыну, ярдәм сорап ялвару, ихлас күңелдән эчеңне бушатып, җиңеллек эзләү мәгънәсендә. Борынгы чорларда бу жанр бик киң таралган, тик совет чорында бөтенләй онытылып торган.

Ләкин халык үзенең байлыгыннан беркайчан да баш тартмаячак. Халык күңелендә күп санлы мөнәҗәтләр сакланып калган. Аларда  бабаларыбызның  дөньяга карашлары, омтылышлары, рухи дөньясы чагылыш тапкан. Иң еш ишетелә торганнары – дини мөнәҗәтләр. Бәйгедә катнашучылар да күбрәк шул төркемне сайлаган иде. Алар башкаруында “Лә илләһә илләллаһ”, “Инандым бер аллаһка”, “Укы Коръән”, “Әйе, Раббым, диде Муса” һәм башкалар яңгырады.

– Мөнәҗәтчеләр арасында балалар, яшьләрнең катнашуы сөендерде, – диде Ләйлә Хәкимова. – Балалар филармониясе ансамбле, Казаннан тимер юлчылар мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Зиләйлүк” халык вокаль студиясенең “Энҗе бөртекләре” ансамбле матур чыгышлар тәкъдим иттеләр. Аерым башкаручылар арасында да моңнары, сәләтләре белән аерылып торганнары бар иде.

Жюри әгъзаларына җиңүче-ләрне сайлап алу җиңел булмады. Кат-кат тыңлап чагыштырырга туры килде. Бәйгенең бөтен шартына туры килгәннәре исәпкә алынды. Арчалардан беренче урыннарны яшьтәшләре арасында Шекәдән Иркә Абдуллина, Арчадан Рилә Абдрахманова һәм Рая Фәтхуллина яулады. Жюри тарафыннан сайлап алынган катнашучылар 23 майда район Мәдәният йортында узган йомгаклау чарасында чыгыш ясады. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

– Мөнәҗәтләрне искә алып, бәйге үткәрүне мин бик кирәкле әйбер, дип уйлыйм. Аларның тәрбияви әһәмияте искиткеч зур. Чөнки мөнәҗәтләрдә сүз ана һәм бала мөнәсәбәтләре, туган-үскән илләрдән аерылу, ятимлек, сабыр итү, дөнья малына табынмау, яшәвебезнең мәгънәсе турында бара. Шуңа аларны башкарганда күңелебез йомшара, кешене ниндидер яхшы гамәл эшләргә этәрә, авыр вакытта безне сабырлыкка өнди. Тарихыбыздан күренгәнчә, халкыбыз гомер-гомергә моң-зарлы булган, үзенең сагышларын, киләчәккә булган өметләрен шушы мөнәҗәтләр аша белдергән. Кем ничек отып калган, халык көйләренә салып, шулай башкарган, кичерешен, йөрәген өздереп алган әйберне тагын да өздереп әйтеп биргән, – диде Рая Фәтхуллина. – Мин сабырлык, дөнья малына кызыкмыйча, мәңгелек дөньяга әзерләнергә кирәклеге турындагы мөнәҗәтләрне башкарам. Бүген үземә кагылган ятимлек турындагысын тамашачыга җиткердем.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/mntlr-khalyk-baylygy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение