![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Арча егете Инсаф Гаптелбәров икенче турга үтте!
ТМТВ каналыннан "Яңа Йолдыз-3" проектының беренче чыгарылышын күрсәттеләр. Ни күрик - безнең Арча егете Инсаф Гаптелбәров чыгыш ясый! Жюри составында татар эстрадасының танылган артистлары Филүс Каһиров, Ильвина, Зөлфәт Хәким, Данир Сабиров,бик күп проектлар авторы Лина Арифуллина.. Барысы да бертавыштан Инсафны икенче турга үткәрделәр. Барлыгы өч җырчыны сайлап алдылар. Һәм берсе Инсаф! Котлыйбыз һәм талантлы егетебезнең финалга үтүен телибез.
Видеода Инсаф чыгышы ахырда, 52 минут 45-48нче секундлар тирәсендә..
https://www.youtube.com/watch?v=79bKdciQfKg
Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arca-egete-insaf-gaptelbarov-ikenceturga-utte