События

Һөнәрле кеше – бәхетле кеше! 25.08.2021

Һөнәрле кеше – бәхетле кеше!

Азат Фәсхетдинов Лесхоз урта мәктәбендә 8нче сыйныфта гына укый әле. Әмма ул инде Россия күләмендә танылып өлгерде – яшь һөнәр ияләре чемпионатында өченче урынны яулады! Мәктәп укучысы шундый дәрәҗәле бәйгегә ничек эләккән дисезме?

– Азат кечкенәдән үк техника янында булды, әтисе белән трактор дисеңме, машина дисеңме, гел бергә инде алар, сүтәләр дә, җыялар да. Бик актив бала ул. Җәй буе да техника янында, – ди әнисе Лилия ханым.

Әмма малай кызык өчен генә йөрми, өйрәнә, сорый, сүтә, яңадан җыя. Әле менә Россия  чемпионатындагы биремне генә күз алдына китерегез – чит ил машинасындагы төзексезлекне табарга кирәк! Монда инде янәшәдә әти дә, көллияттәге укытучысы Илнар абые да юк. Тик каушап калмый ул, төзәтеп бирә чит ил машинасын!

Шушы урында чигенеш ясап Арча агросәнәгать көллияте укытучысы Илнар Гыйниятовка сүз бирик әле. Бәхеткә, Лесхоз урта мәктәбе белән көллият кара-каршы гына диярлек урнашкан.

– Безнең көллияттә чит ил машиналарын өйрәнү мөмкинлеге юк. Шуңа күрә Азат белән Казан шәһәрендәге сервисларда йөреп өйрәндек, – ди остазы. – Азат бик башлы малай, ул күргәннәрен бик тиз үзләштерә,  андый бала белән эш итүе дә рәхәт.

Сүз уңаеннан, Илнар Гыйниятов үзе дә дәрәҗәле бәйгеләрдә урыннар яулап кайткан белгеч. 2015 елдагы республика бәйгесендә иң яхшы инженер-механик булып танылган кеше.

– Азатны ничек табып алдыгыз? – дигән сорау бирәм.

– Әлеге ярышка бер малайны әзерләгән идем, – диде. – Бер атна кала авырып китте ул. Шунда бер укытучы  менә шундый булдыклы малай бар, дип Азатны тәкъдим итте. Чыннан да шулай булып чыкты. Казандагы экспертлар да бик ошатты үзен. Шул бер атна эчендә әзерләнеп республика конкурсында беренче урынны алды Азат!

Азат үзе күп сөйләшергә яратмый, аңа белгәннәрен эшләп күрсәтү рәхәтрәк кебек.

Бик тырыш гаиләдә үсә Азат. Әтисе Фәргать үз эшләре белән  мәшгуль. Әнисе Лилия Үрнәктә почтада эшли. Олы кызлары Фәнүзә Йошкар-Ола шәһәрендә мәктәптә физика, математика укыта, быел кияүгә чыккан. Илүзәләре Әтнә техникумын тәмамлаган, Күлтәстә ветеринария табибы булып эшләгән. Хәзер Арчада  ветеринария лабораториясендә эшли.

Көллият директоры Зөлфәт Дәүләтбаев киләчәктә мондый куанычлы вакыйгаларның тагын да күбрәк булачагына өметләнә. Узган ел биналарны төзекләндерү буенча күп эш башкарылды. Төп бинаның ике каты, подвал өлешләре, спорт залы, остаханәләр, керү юллары ныклап төзекләндерелде.

Зөлфәт Миннефәр улы безне кабинетларга, остаханәләргә, спорт залына алып керде. Һәркайда чисталык, пөхтәлек, тәртип. “Хәзерге вакытта 450 укучы белем ала, – ди ул. – Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һөнәр алу өчен дә бөтен шартлар бар бездә. Алар арасында да горурланып сөйләрлек уңышларга ирешүчеләр бар“.

Менә без аш пешерүче һәм кондитер эше  һөнәренә укучылар өйрәнү үтә торган остаханәдә. Кәче авылыннан Таһир Сөнгатов өченче курста укый. Аның җитәкчесе Альбина Нуриева Таһирны мактап бетерә алмый. Элегрәк машина йөртүне – ирләр, ризык әзерләүне хатын-кызлар эше дип карау бар иде бит. Ә хәзер өч машинаның икесендә хатын-кызны күрәсең. Ризыкны да ир-егетләр менә дигән итеп әзерлиләр бит! “Таһир кайчан чакырсаң да килә, бик сабыр, тырыш егет ул. Ул әзерләгән ризыклар кызларныкыннан да әйбәтрәк булып чыга“, – ди.

Таһир 24 сентябрьдә онлайн рәвешендә узган Россия чемпионатында катнашып 3нче урынны яулаган. 5 сәгать буе 4 төрле ризык әзерләргә туры килгән аңа.

Узган ел көллиятне тәмамлап Казанда ресторанда эшләүче Лилия Мөбарәкҗанова икмәк әйберләре пешерү буенча Россия күләмендә беренче булган!

Кире кайтканда бергә килгән хезмәттәшем: “Исән-сау булсам малайны шушы көллияткә укырга җибәрәм!“ –   дип куйды.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/honarle-kese-baxetle-kese


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение