События

«Изге моңнар ватаны син, Арча» 18.04.2016

«Изге моңнар ватаны син, Арча»

Җырчы Лилия Муллагалиева киләсе атнада бала табарга тиеш. Шулай булуга да карамастан 7-8нче апрель көннәрендә «Арча якташлыгы» җәмгыятенең ел саен уздырыла торган хисап концертында чыгыш ясады ул. «Сәхнәдә үк бала табып куймасам ярый инде», – дип шаярткан ди үзе дә. Әле кызык хәлләр моның белән генә бетмәде – Кәрим Тинчурин исемендәге театр сәхнәсендә 80 яшьлек әбинең итәкләрен чеметеп тотып, елмая-елмая биюен күреп шаккаттым.

Концерт башланганчы, халык арасында булып, алар белән фикер алыштым. «Арчалылар булдыра инде, концертлары гел әйбәт була аларның, быел менә өченче тапкыр килдек», – дип сөйләде Казаннан Гөлфирә ханым. Иңенә ак шәлен ябып, матур төймәләрен таккан Флера апа Галиева исә бу чарага Казандагы дусты Нурсия ханым чакыруы буенча килгән. Үзе тумышы белән Арча районы, Иске Шимбер авылыннан ул.

– Беренче килүебез әле менә. Якташларның җырларын тыңларга килдек. Теге, «Чаналар, эх чаналар» дип җырлаучы Рөстәм Закировны, Габделфәт Сафинны телевизордан гына карап утырып булмас, минәйтәм, – дип ихлас елмайды ул.

Арчаның горурлыгы – Габдулла Тукайның тууына да 130 ел бит быел, шуңа күрә концертны шагыйрьнең «Шүрәле»сендәге төп ике персонаж – Былтыр белән Шүрәле бизәп торды. Алар халыкны районның авыллары, аннан чыккан күренекле кешеләр белән таныштырды, көлдерде һәм күңелен күтәрде. Әкияттә генә Шүрәле куркыныч вә мәкерле итеп сурәтләнгән икән, сәхнәдә бик шаян сүзле, бер урында басып тора алмый торган зат буларак тәкъдим ителде ул. Ә менә Былтыр роленә йөз процент туры килеп тора торган егетне таба алган чараны оештыручылар. Тумышы белән Кенәр авылыннан булган «Татар радиосы» алып баручысы Рамил Шәрәфиев үз эшен бик тиешле дәрәҗәдә башкарды.

– Татарстанның атказанган артисты Азат Зарипов үзе Шүрәле ролендә уйнады, сценарийны да ул язды. Былтыр ролен ул тәкъдим итте миңа. Якташларым мөрәҗәгатен кире какмадым инде, ризалаштым. Башка елларны мондый концерт бер генә көн уза иде, ә быел ике көн үтте. Беренче көнне үк халык җылы кабул итте безне – кул чабуларыннан ук сизелде, – дип сөйләде ул.

Кәрим Тинчурин театры директоры, «Арча якташлары» җәмгыяте җитәкчесе Фәнис Мөсәгыйтов әйтүенчә, концертны ике көн уздырсалар да, билетлар бетеп, театрга керә алмыйча тышта калганнар шактый булган икән.

– 25 өстәмә урындык куйдык, барыбер урын җиткерә алмыйбыз. Шуңа бәлки киләсе елда бу чараны җиде көн үткәреп, «Арча атналыгы» уздырырбыз дип исәплибез әле, – диде ул. – Монда бит Казаннан гына түгел Арчадан, күрше районнардан да киләләр. Быел чараның төп үзенчәлеге шунда: Арча киленнәре дә җырлый. Мәсәлән, Лилия Муллагалиева, Люция Мусина, Гүзәл Идрисовалар. Лилия белән Гүзәл икесе дә көмәнле, шулай да тәкъдимнән баш тартмадылар. Халыкның да кәефе яхшы, әнә күрәсез бит, җыйналганнар, бергә-бергә бииләр, күрешәләр, шушында очраша бөтенесе.

Игътибарымны Шушмабаш авылыннан килгән балалар төркеме ясаган чыгыш җәлеп итте. Алар Габдулла Тукай әкиятләреннән өзекләр күрсәтте. Әлеге күренешләрдә бүреләр кәҗә белән сарыкны «ит исе килә» дип каршы алды, «Ай, былбылым» көенә бүреләр җырын җырлап күрсәтте. Бүре халык җырының кушымтасы ятларга бик җиңел икән – «уу-уу» дип кенә торасы. Халык елмаеп кул чапты нәни талантларга.

«Арча киленнәре каенаналарын биетә» дип, алып баручылар сәхнәгә Ташкичү авылыннан Мәймүнә әби белән Гүзәлия апаны чыгарды. Парлашып, дәртле бию башкарды алар. Мәймүнә әби белән якыннан танышасым килде. Бик мөлаем, саф күңелле кеше булып чыкты ул.

– 80гә җитәм инде, кызым, – дип сүзен башлады каенана кеше. – 43 ел буе фермада эшләдем, 3нче дәрәҗә хезмәт даны ордены алдым. Кыз чактан ук биеп күнеккәч, бүген чыгыш ясавы бер дә авыр булмады. Ике аягыма да операция ясаткан идем, алар авырта инде, ләкин сәхнәдә сиздермәскә тырышасың бит. Бу чарага киленем Гүзәл алып килде мине, ул Ташкичү авыл клубында эшли. Ярар, ничек тә биермен, умач итеп уарсың, токмач итеп кисәрсең – берәр нәрсә килеп чыгар әле, дип ризалаштым. Әле мин сәхнәдә тагын да озаграк бии ала идем, бер дә арымадым, түлке «булды җитте» дип кенә туктаттылар, – дип көлде Мәймүнә апа. Аның сүзенә килене Гүзәл дә кушылды

– Беренче иремнең әнисе бу. Ул ирем вафат булгач, 15 елдан соң кияүгә чыктым. Икенче иремнән туган балаларымны да карашты әни. Хәзер менә үз малаеннан туган кызыбыз кияүдә, аның балаларын да карый, – дип аңлатты килен.

Сәхнә артына кереп, андагы тормышны да карап чыкмый булдыра алмадым. Идәнгә сузылып утырып, бер төркем нәни малайлар чипсы ашыйлар иде. «Кайдан килдегез?» – дигән булам, елмаеп.

– Арчадан килдек без, апа, Арчаның үзеннән. «Ариель» дигән төркем булабыз. Менә чыгыш ясадык та утырабыз әле, – дип җавап кайтарды алар, берсен-берсе бүлдереп.

– Рәхәтме соң сәхнәдә биюе?

– Казанда рәхәт була инде ул! Без биибез дә, безгә бүләк бирәләр бит «потом». «Потом» бит без «знаменитый» булабыз! – дип, чын күңеленнән сөйләп бирде Илфат Хәсәнов исемле малай.

– Ярар егетләр, уңышлар сезгә.

– Сезгә дә уңышлар, сау булыгыз, апа!

Бигрәк әдәпле икән Арча «егетләре». Үзләре батыр, үзләре кыю да әле җитмәсә.

Чараны оештыручыларның берсе – Гөлзадә апа Сафиуллина – концертны «Арча гимны» белән тәмамлады. Бу җыр башкарылганда бөтен зал аягүрә торып басты. Гөлзада апа белән чара турында икенче көнне бик озаклап, бик тәмләп сөйләштек. Ул һәрбер катнашучы турында үзенең фикерләрен җиткереп, барысын да мактау сүзләренә күмде. «Аларны мактамый мөмкин түгел, һәрберсенең чыгышын күреп, горурлык хисләре кичердем. Хәтта чит район кешеләре дә шалтыратып, «Шундый матур бәйрәм ясагансыз», – дип, рәхмәт сүзләре җиткерде. «Сез һәрвакыт алда барасыз инде», – дип мактыйлар. Минәйтәм, шулай булырга тиеш тә инде, без бит Тукай якташлары! – дип, фикерләрен уртаклашты ул.

Гөлзадә апа Арча киленнәрен дә мактады, бигрәк тә Лилия Муллагалиеваны. «Корсагы борынына җиткән булса да, «Юк, килә алмыйм», – дип киреләнмәде, шундый карусыз, акыллы кеше икән Лилия. Моңа кадәр аның белән якыннан таныш түгел идем, бик яратып калдым үзен. Халык та аның чыгышларын көчле алкышлар белән каршылады», – диде җырчы. Теләсә нинди чара вакытында кызыклы хәлләр дә булмый калмый бит инде. Менә Гөлзадә апаны Арчадан килгән яшь биючеләр – балалар шаккатырган.

– Мыж килеп торды алар. Әллә ничә ансамбль. Бервакыт боларның ашыйсы килә башлады. Бөтенесен дә уйлап бетермәгәнбез – ашарга әзерләмәгән идек. Җитәкчеләр: «Гөлзадә апа, без ахырга кадәр кала алмабыз, кайтып китәрбез инде, балаларның бик ашыйсылары килә бит», – ди. «Ай, минәйтәм, сез кайтып китсәгез, бик начар була инде. Мин бит «Арча гимны»н җырлыйм, минем яныма чыгарга кирәк, балалар, бөтенегез беренче рәткә чыгарсыз да миңа кушылып җырларсыз, сез бит миңа терәк, сез китсәгез, нишләрмен?» – дигән идем, балалар бөтенесе бергә: «Юк, юк, без китмибез! Ашамыйбыз, ашамыйбыз, безнең ашыйсыбыз килми!» – ди. Бу хәл беренче көнне булды. Икенче көнне чыгыш ясар алдыннан бөтерелеп йөри тегеләр минем янда. «Без китмәдек, апа, китмәдек без кичә», – диләр, сабыйлар, – дип көлә-көлә, сәхнә артындагы хәлләр белән уртаклашты ул.

Чараның «Арча гимны» белән тәмамлануы очраклы түгелдер. Һәр район кешесе үзенең җирлеге белән горурланырга, аны яратырга тиеш. Ә менә бу җырда арчалыларның үз төбәкләренә җиткерәсе килгән бөтен сүзләре дә сыеп беткән:

Бөек Тукай ватаны син, Арча,

Мөхәммәтләр ватаны син, Арча,

Ай-йолдызлар ватаны син, Арча,

Ватанымның ал таңы син, Арча!

Айгөл ЗАКИРОВА 

Чыганак: http://beznen.ru/


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение