События

Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясады 31.03.2018

Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясады

28 мартта Яр Чаллыда «Моң чишмәсе» Ачык республика фестиваль-бәйгесе узды. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да уңышлы чыгыш ясады.

«Академик җыр» номинациясендә Ләйсән Гарифҗанова I дәрәҗә дипломант исеменә лаек булды (укытучысы Мөхәммәдьярова Милена Илсур кызы).

«Халык җыры» номинациясендә Зарина Никитина II дәрәҗә лауреат исемен яулады (укытучысы Сабирова Гөлнара Барый кызы, концертмейстер Фәхретдинов Нәзир Рәшит улы).

«Эстрада җыры» номинациясендә Азалия Гайнетдинова III дәрәҗә лауреат (укытучысы Фатыйхова Альбина Мәхмүд кызы), Зәринә Нәбиуллина – II дәрәҗә лауреат, Рамилә Гәрәева – II дәрәҗә дипломант (укытучылары Шиһабиева Алина Рәдиф кызы), Ралина Гарәфиева – I дәрәҗә дипломант (укытучысы Сабирова Гөлнара Барый кызы), Диана Алмаева – III дәрәҗә, Динияр Баһаветдинов – II дәрәҗә, Диана Алмаева һәм Динияр Баһаветдинов дуэты – II дәрәҗә лауреат, Исламия Сабирова – I дәрәҗә, Алия Ногманова II дәрәҗә дипломант исемнәренә лаек булдылар (укытучылары Минхәерова Гүзәл Марсель кызы).

Актив катнашканнары һәм укучыларны бәйгегә әзерләүдәге югары һөнәри осталыклары өчен укытучы Фәхретдинов Нәзир Рәшит улы һәм Арча балалар сәнгать мәктәбе администрациясе Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

Котлыйбыз һәм яңа иҗади уҗышлар телибез!

http://arskmedia.ru/2018/03/30/kyizlar-mo-lana/






Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение